Чаллы мөхтәсибәтендә җәяүле йөгерү ярышлары үтте

19 февраль 2024 ел 16:51
Чаллы мөхтәсибәтендә җәяүле йөгерү ярышлары үтте

Шәгъбан аеның 8нче көнендә (18нче февральдә), Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең “Тәүбә” мәчете җәяүле йөгерү ярышлары үткәрде. Әлеге чара Коръән аятьләре укып, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев тарафыннан җыелган халыкны сәламләү сүзләре белән ачылды. Инструктаж һәм күнегүләр ясаганнан соң, ярышларның төп өлеше – яшь төркеменә карап (6-9 яшьлекләр, 10-14 яшьлекләр) төрле дистанцияләрдә (500 м, 800 м, 2 км, 5 км) йөгерү бәйгеләре үтте. Моңа өстәп, мәчет эчендә хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым бисер бәйләү, бәйләү, сабын ясау буенча мастер-класслар, ислам белеме буенча викторина һәм уеннар оештырылды. Чарада Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән 500гә якын кеше катнашты. Ярышлар өйлә намазыннан соң “Тәүбә” мәчетенең актлар залында беренчелекне яулаган катнашучыларны тәбрикләү һәм тәмле пылау авыз итү белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана