Татарстан мөфтие Серб Республикасы Президенты белән очрашты

20 февраль 2024 ел 18:29
Татарстан мөфтие Серб Республикасы Президенты белән очрашты

Бүген, Шәгъбан аеның 10нчы көнендә (20нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додикны кабул итте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов аны Россиядә һәм Татарстанда ислам үсеше тарихы, хәзерге татар өммәте казанышлары, Татарстанда конфессияара сәясәт үзенчәлекләре белән таныштырды. Шулай ук алар Президент өчен “Кол Шәриф” мәчете буйлап экскурсия үткәрде һәм аңа Казанның йөзек кашы – “Кол Шәриф” мәчетенең архитектура үзенчәлекләре, шулай ук уникаль башлангыч – 2015нче елның гыйнварыннан бертуктаусыз Коръән-Кәрим укылу турында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана