Казанның иске татар зиратында олы шәхесләрнең каберләренә QR-кодлар куела башлады

02 май 2024 ел 13:34
Казанның иске татар зиратында олы шәхесләрнең каберләренә QR-кодлар куела башлады

Бүген, Шәүвәл аеның 23нче көнендә, Казан шәһәренең Иске татар зиратында Остазларны искә алу көне билгеләп үтелде. Әлеге чара Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе тарафыннан ел саен 2нче май көнне үткәрелә. Традициягә кергән әлеге вакыйга уңаеннан быел да иртәдән дин әһелләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары мәрхүмнәр рухына дога кылырга, искә алырга килде. Әлеге чара ел саен “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән исем астында үтә.

26 ел дәвамында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләр белән бергәләп биредә дәфен кылынган йөзләгән хәзрәт вә остазның каберен эзләп тапкан. Зиратта татар халкының олуг галимнәре – Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди һ.б., шулай ук совет чорында ислам динен саклап киләчәк буынга тапшыруга зур өлеш керткән остазлар – Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев һ.б. дәфен кылынган. Остазларны искә алу көнен башлап җибәргән елларда биредә Габделхак хәзрәт, Зәкәрия хәзрәт үзләре килеп катнаша торган булган.

Быелгы Остазлар көненең төп үзенчәлеге – остазның исеме, әтисенең исеме язылган куар-кодлы табличкалар урнаштырылды. Барлыгы 50ләп табличка әзерләп кую ниятләнә. Килгән кеше зиярәт кылганда табличка янына телефон камерасын якын китереп, шунда ук күренекле шәхесләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныша ала. Бүген өйлә намазына кадәр зиратка килүчеләр 12 шундый каберлек янына туктап дога кылды. Төп капкадан кергәч иң беренче булып татар зыялылары Миркасыйм Госманов, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан һ.б. шәхесләр рухына дога кылынды. Аннары олуг хәзрәтләр – Казанның соңгы ишаны Гарифулла Гайнуллин, татар дин эшлеклеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, совет чорында һәм дини күтәрелеш елларында хезмәт куйган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматовның каберләре зиярәт кылынды. 

Соңыннан мәдрәсәдә Коръән ашы узды. Шәкертләр тарафыннан Коръән хәтем кылынды һәм аның савабы мәрхүмнәр рухына багышланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта өмә үткәрелгән иде. Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана