Нәзарәт тарафыннан яңа ислам финанс продуктлары – Ак Барс Банкының хисап-касса хезмәте һәм корпоратив картасы хупланды

21 февраль 2024 ел 09:50
Нәзарәт тарафыннан яңа ислам финанс продуктлары – Ак Барс Банкының хисап-касса хезмәте һәм корпоратив картасы хупланды

Шәгъбан аеның 10 нчы көнендә (20 февральдә), “Кол Шәриф” мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Ак Барс Банкы идарәсе рәисе урынбасары Ольга Ясонованың эшлекле очрашуы узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Ак Барс Банкының транзакцион бизнес идарәсе башлыгы Илдар Абдуллин, Ак Барс Банкының ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Марат Садриев катнашты.

Очрашу яңа ислам финанс продуктларын – хисап-касса хезмәте һәм Татарстан мөфтиятендә хупланган Ак Барс Банкының хәләл стандартлары буенча корпоратив картасы хакында фикер алышуга багышланды.

Нәзарәт, тәкъдим ителгән документлар җыелмасы белән танышып һәм аларны өйрәнеп, әлеге продуктларны ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип тапты. Продуктларны ныклап өйрәнгәннән соң, алар шәригать принципларына туры килә дип табылды. Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү өчен итеп шәригать мәсьәләләре бүлеге баш белгече, ислам фәннәре докторы Идрис хәзрәт Кыёмов билгеләнде.

Очрашуда җитәкчеләр төрле мәсьәләләр, шул исәптән бу продуктны гамәлгә кертеп җибәрү буенча сөйләшүләр алып барды. Очрашу ахырында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ак Барс Банкы идарәсе рәисе урынбасары Ольга Ясоновага Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының әлеге финанс продуктының рөхсәт ителүе турындагы карарын тапшырды.

"Россиядә мөселманнар күпләп яшәгән һәм шәригать нормалары буенча банкингка ихтыяҗы булган төбәкләр бар. Ак Барс Банкы дини карашлары аркасында традицион банк продуктларын кулланмый торган клиентлар өчен финанс мөмкинлекләре тудырырга омтыла. Без алар өчен ислам нормаларына туры китереп бизнес алып бару өчен банк хезмәтләре комплексын эшләдек», – дип билгеләп үтте Ак Барс Банкының транзакцион бизнес идарәсе башлыгы Илдар Абдуллин. 

Банк шәригать принципларына ярашлы рәвештә исәп-хисап счётларын бушлай ачуны тәкъдим итә һәм эшмәкәрләргә “Мир” илкүләм түләү системасының ислам корпоратив картасын бүләк итә.

Картага хезмәт күрсәтү дә бушлай алып барыла. Ислам продуктлары акчаны махсус счётта уңайлы итеп сакларга, хәйрия ярдәме күрсәтергә, кибетләрдә, интернетта ислам принципларына ярашлы рәвештә сатып алу һәм хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, клиентлар шәригать тарафыннан тыелган операцияләрне финанслаудан читтә кала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана