Казан шәһәре мөселманнарын Бәраәт кичәсенә чакыралар

22 февраль 2024 ел 18:10
Казан шәһәре мөселманнарын Бәраәт кичәсенә чакыралар

Шәгъбан аеның 15нче көненә каршы кичә (24нче февральдән 25нче февральгә каршы кичтә) бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Бәраәт кичәсен билгеләп үтәчәк.

Шимбә көнне ахшам намазыннан соң, Казанда Апанай мәчетендә Бәраәт кичәсенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу көнне мәчеткә җыелган халыкка Бәраәт кичәсенең, нәфел гыйбадәтләрнең фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм салаватлар укылачак.

Кичәгә Апанай мәчете мәхәлләсе, шулай ук Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары чакырыла.

Белешмәләр өчен телефон: 89375220189 (Нияз хәзрәт Сабиров).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана