Лаешта ТР Рәисе һәм Мөфти катнашында “Ак Мәчет “Зәйнәб” Җәмигъ мәчете ачылды

26 февраль 2024 ел 13:38
Лаешта ТР Рәисе һәм Мөфти катнашында “Ак Мәчет “Зәйнәб” Җәмигъ мәчете ачылды

Бүген, Рамазан-шәриф ае башланырга төп-төгәл ике атна кала, Лаеш шәһәре үзәгендә “Ак Мәчет “Зәйнәб” Җәмигъ мәчете үз ишекләрен ачты. Ул Лаеш шәһәрендә икенче мәчет, Горький урамы, 34б адресы адресы буенча урнашкан.

Дин кардәшләребезнең олуг сөенечен бүлешергә һәм яңа мәчет белән танышырга республика һәм муниципаль хакимият органнары, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре, күпләгән җитәкчеләр, депутатлар, дин әһелләре, мәхәллә халкы җыелды. Яңа мәчетне беренче булып күрүчеләр рәтендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та булды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский аны мәчет комплексы, биредә мөселманнар өчен тудырылган уңайлыклар, төп үзенчәлекләре белән таныштырып чыкты. Җитәкчеләр гыйбадәтханә проектын уңай бәяләде. Бу мәһабәт мәчетнең, гомумән, комплексның проекты заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Ул Лаеш районының гына түгел, бар республиканың йөзек кашы булды. Мәчет һәркем өчен, шул исәптән туристлар өчен ел әйләнәсе ачык булачак.

Мәчет ачылышы тантанасына җыелучыларны беренче булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, бинаның хәзерге заман таләпләренә туры китереп төзелүен ассызыклады. Бина төзелеше 2019нчы елдан меценатлар, хәйриячеләр ярдәме белән бертуктаусыз алып барылган. Үзләреннән зур өлеш кертүчеләр арасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Нәфис” Компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе, “Казан май комбинаты” АҖ генераль директорының чимал сатып алу буенча киңәшчесе Михаил Сыровацкий исемнәрен атарга мөмкин. Төп иганәчеләрнең әниләре хөрмәтенә мәчеткә “Зәйнәб” исеме бирелде.

Мәчет ачылышы уңаеннан үзенең хис-кичерешләре белән Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бүлеште, ул мәчет салдыруның саваплары, якынлашып килүче Рамазан аеның һәм Коръән укуның фазыйләтләренә тукталды, ураза аен гыйбадәттә үткәрергә чакырды. Соңыннан аңа ияреп, мәчеттә җәмәгать белән беренче намаз укылды.

Яңа мәчетнең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов билгеләп узганча, биредә балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дини дәресләр башлап җибәрү ниятләнә, шулай Рамазан аенда ифтарлар үткәрү көтелә. Мәчет Лаеш шәһәре мөселманнарын туплап торучы, бар халыкка ислам дине кыйммәтләрен таратучы рухи үзәк булып хезмәт итәчәк. Исем кушу, никах мәҗлесләре үткәрү, ифтарлар оештыру һ.б. барлык дини чараларны үткәрү мөмкинлеге бар. Киләчәктә имам йорты һәм мәетханә төзү ниятләнә.

“Ак Мәчет “Зәйнәб” Җәмигъ мәчете монолит һәм кирпечтән, барлык төзелеш таләпләренә туры китереп сыйфатлы материаллардан төзелде. Бинаның фасады тәрәзә уемнарында мозаика бизәкләре элементлары белән бизәлгән мәрмәр һәм декоратив штукатурка белән бизәлгән. Бина өч катлы, ике манаралы. Мәчетнең зурлыгы 28,5гә 15 метр, ә биеклеге – манараны исәпкә алып, 35,63 метрны тәшкил итә. Бинаның гомуми мәйданы – 1 054,6 квадрат метр, шул ук вакытта төзелеш 594,1 квадрат метр мәйданны били. Мәчетнең сыйдырышлыгы 400 кешегә исәпләнгән. Бинаның өске катында мәхәллә халкы һәм туристлар өчен каралган күзәтү мәйданчыгы бар.

Мәчет эчендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар бар, шулай ук хатын-кызлар өчен аерым керү ишеге каралган. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар тудырылган: коляскада хәрәкәт итүче инвалидлар өчен автоматик күтәргеч һәм лифт бар. Цоколь катында никах һәм тантаналар залы, барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган кухня урын алган. Бинаның икенче катында өч уку классы, мөгаллимнәр бүлмәсе һәм имам бүлмәсе булган мәдрәсә урнашкан.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана