Игътибар! Татарстанда изге Рамазан аен үткәрү тәртипләре турында матбугат конференциясе узачак

29 февраль 2024 ел 09:00
Игътибар! Татарстанда изге Рамазан аен үткәрү тәртипләре турында матбугат конференциясе узачак

4 мартта 11:00 сәгатьтә Диния нәзарәтендә татар һәм рус телләрендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат конференциясе узачак. Журналистлар белән очрашуда ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов чыгыш ясаячак.

Алар голамәләр һәм казыйларның Рамазанга кагылышлы быелгы карарларын хәбәр итәчәк һәм бу айда Татарстанда тормышка ашырылачак күпсанлы башлангычлар турында җентекләп сөйләячәк.

Аккредитация +7 905 026-71-38 телефоны буенча.

Матбугат конференциясен уздыру вакыты һәм урыны: 2024 елның 4 марты, 11:00 сәгатьтә, Нәзарәтнең Актлар залында.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана