Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

27 февраль 2024 ел 13:58
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Шәгъбан аеның 17нче көнендә (27нче февральдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халыкны кабул итү көнен уздырды. Көннең беренче яртысында Мөфти хәзрәт төрле гозерләр белән килгән кардәшләребезнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлады һәм җаваплы затлар алдында бурычлар куйды.

Питрәч районының элекке мөхтәсибе, хәзер Усак бистәсе мәчете имам-хатыйбы булып эшләүче Вәгыйзь хәзрәт Гатин узган гасырның 30нчы елларында ирегеннән мәхрүм ителгән, сөргенгә җибәрелгән хәзрәтләрнең исемнәрен кадерләү, саклау, халыкка җиткерү мәсьәләсен күтәрде һәм узган елны октябрь аенда Чирмешән районы Кармыш авылында үткәрелгән конференция нәтиҗәләре белән таныштырып узды. Камил хәзрәт мәшһүр татар хәзрәтләре һәм ишаннары турында “ХозурТВ” каналында тапшырулар төшерергә тәкъдим итте һәм әлеге бурычларны хәл итүне үзенең урынбасары Ришат Хәмидуллинга тапшырды.

Ташны эшкәртү буенча “Студия камня” компаниясе генераль директоры Алмаз Шакиров хезмәттәшлек алып бару буенча киңәште, мәчет төзелешләрендә катнашу һәм ярдәм итү тәкъдимнәрен җиткерде. Бу сорауларны тормышка ашыру өчен Нәзарәттә җаваплы җитәкчеләр алдына бурычлар куелды.

Мөфтигә кабул итү көненә язылып килүчеләр арасында шәхси сорау, үтенеч-мөрәҗәгатьләрен җиткерергә килгән кардәшләребез дә булды. Аерым алганда, алар ислам динендә өшкереп дәвалану, татар телендә тәфсирләр, намаз вакытлары, дини бәйрәмнәр, дини дәгъвәт, басма матбугатны тарату һ.б. сораулар буенча консультацияләр алып китте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана