Саба районы Олы Кибәче авылында ир балалар арасында азан бәйгесе үтте

28 февраль 2024 ел 15:15
Саба районы Олы Кибәче авылында ир балалар арасында азан бәйгесе үтте

Саба районы Олы Кибәче авылында ир балалар арасында азан бәйгесе үтте. Анда Саба районының – Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк, Олыяз; Теләче районының Шәтке авылларыннан 22 бала катнашты. Аларны Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин тәбрикләп, мәчетләрдә азан тавышы тынмасын, балалар дини гыйлемне кечкенәдән өйрәнсен дигән теләкләрен җиткерде.

Бәйге шушы авылда 25 елга якын имам ярдәмчесе булып эшләгән Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә, балалар яшәгән авылларда мулла-азанчы булып торган, репрессияләнгән шәхесләрне искә алу, хөрмәтләү кичәсе буларак та истә калды.

Бәйге ике номинациядә үтте. Кечкенәләр арасында беренче урын Олы Кибәчедә озак еллар мулла булып торган хаҗи Габделгазиз мулла Яһүдиннең оныкчыгы 6 яшьлек Сөләйман Яһүдингә бирелде. Үсмерләр арасында Төбәктән Раил Фәсхетдинов беренчелекне яулады. Иң матур мәкам белән моңлы азан әйтүче дә билгеләнде. Ул - Әмир Мөхәммәтҗанов. Бәйгедә катнашкан барлык балаларга акчалата премияләр һәм тәмле күчтәнәчләр бирелде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана