Татарстан мөфтияте 12нче Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя

29 февраль 2024 ел 11:10
Татарстан мөфтияте 12нче Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 12 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыю турында игълан итә. Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Әлеге саваплы хезмәтне башкаручы зур командада эшлисегез килсә, https://muslimmol.tilda.ws/iftarreg сылтамасы буенча яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып теркәлергә кирәк. Әлеге көтеп алынган мәҗлес Казанда бөтен Татарстаннан мөселманнарны бер табынга җыя. Республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган Авылым” милли-туристик комплексы көче белән оештырыла. Узган елдагы кебек, Республикакүләм ифтар “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана