Татарстан Мөфтие Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты

06 март 2024 ел 15:57
Татарстан Мөфтие Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты

Бүген, Шәгъбан аеның 25 нче көнендә (6 март), Нәзарәттә Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков булып китте. Мөфтияттә аны Татарстан мөселманнары башлыгы, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук хөрмәтле консул, юридик фәннәр кандидаты Равил Канцеров, Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин катнашты. Очрашуда хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

Камил хәзрәт Генераль консулны ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, Татарстанда ислам үсеше, бай татар дини мирасы белән таныштырды. Мөфти кунакларның игътибарын ул шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлегенә, мөфтиятнең медиапроектларына һәм мәгърифәтчелек эшенә, хәйрия проектларына һәм Татарстандагы мөселман мәгариф системасына юнәлтте. Камил хәзрәт Генераль консулны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортын карарга чакырды.

Очрашу ахырында җитәкчеләр истәлекле бүләкләр алмашты. Камил хәзрәт генераль консулга яңартылган «Казан басмасы»н һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын бүләк итте.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Казахстан Республикасына 100 данә яңартылган “Казан басмасы”н җибәргән иде. Китаплар Казахстан мәчетләренә һәм уку йортларына барып җитте.

Яңартылган “Казан басмасы” заманча халыкара стандартларга туры килә һәм ул дөньякүләм танылган “Казан басмасы” уникаль шрифты белән бастырылды. Шушы исемдәге басма тәүге тапкыр 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган.

Мүсхәфләрне Нәзарәт “Казан басмасы”ның 220 еллыгы уңаеннан бастырды. Ул Катарның вакф һәм Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы вакфлар эшләре буенча идарәнең финанс ярдәме белән дөнья күрде. Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортында басылган китапларның гомуми тиражы – 30 000 данә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана