Казанда мөслимәләр матурлык өлкәсендәге товарлар һәм хезмәтләрнең хәләллеге турында сөйләште

07 март 2024 ел 16:46
Казанда мөслимәләр матурлык өлкәсендәге товарлар һәм хезмәтләрнең хәләллеге турында сөйләште

Бүген, Шәгъбан аеның 26нчы көнендә (7нче мартта), Татарстан мөфтияте бинасында “Шәригать кануннары буенча матурлык” дип исемләнгән чара үткәрелде. Аны Нәзарәт һәм Татарстан мөслимәләр берлеге оештырды. Әлеге чара илебездә игълан ителгән Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үтте.

Очрашуда катнашучылар “Бүгенге көндә ислам кануннары буенча яшәргә теләүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бармы?” дигән сорауга җавап эзләде.

– Хәзерге вакытта мөселман хатын-кызлар өчен төрле матурлык салоннары, фитнес үзәкләре, кием тегүче кибетләр ачылды. Аларның хезмәт күрсәтүләре шәригать кануннарына туры киләме? Хәләл хезмәтләр күрсәтелгәндә шәригать таләпләре сакланырга тиеш. Без монда хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә эшләүчеләр белән очрашуга җыелдык, – дип ассызыклап үтте Наилә абыстай Җиһаншина.

Очрашу ток-шоу форматында үтте.

Барлыгы 16 эксперт җыелган халыкка шәригать таләпләре буенча хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре хакында аңлатып бирде, үз эшчәнлекләренең төп асылы белән таныштырды. Экспертлар арасында киемнәр тегүчеләр, матурлык салоны, ресторан, фитнес, медицина үзәге, хиҗама һ.б. бар иде. Хәләл хезмәтләрдән файдаланучылар кызыксындырган сорауларын бирде.

Очрашуга килүчеләр арасында матурлык өлкәсендәге товарлар һәм хезмәтләрдән файдаланучы 130лап мөслимә һәм активист бар иде.

Әлеге чара барышында хәләл эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Барлыгы 12 кеше үзенең кул эшләрен тәкъдим итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана