Мөфти 12 нче Республикакүләм ифтар волонтерлары белән очрашты

29 март 2024 ел 21:08
Мөфти 12 нче Республикакүләм ифтар волонтерлары белән очрашты

Бүген 12 нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар - Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,  "Туган авылым" милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, "Ак барс Арена" стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов мәҗлес тәмамлангач, берничә көн дәвамында “Казан экспо” мәйданчыгында хезмәт куйган волонтерлар белән очрашты. Быел 12 нче Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 егет һәм кыз, шулай ук алардан өлкәнрәк яшьтәге волонтерлар җәлеп ителде.

Очрашу барышында Камил хәзрәт аларга тирән рәхмәтләрен әйтте, нәсыйхәт сүзләре белән беррәттән, сабырлык, чыдамлык, ныклык күрсәтеп хезмәт итү өчен киңәш-теләкләрен җиткерде. Ул волонтерларны, яшьлек чорының кадерен белеп, аны игелекле эшләр эшләү өчен сарыф итәргә өндәде. Мөфти волонтерларның ярдәмен Республикакүләм ифтарның төп көче итеп атады һәм кунакларның, беренче чиратта, аларның матур итеп каршы алулары, якты йөз, күркәм сөйләшүләреннән чыгып бәя бирәчәген искәртте.

Мөфти белән шәхси аралашып, аннан киңәшләр алу, зур командада эшләү тәҗрибәсе күпләгән яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Алар, бүгенге очрашудан соң канатланып, чираттагы зур чараларда катнашу теләген белдерде.

Волонтерлар арасында Казанның төрле уку йортларында белем алучылар, шул исәптән, чит илдән килгән студентлар, шулай ук Татарстан районнарыннан махсус килүчеләр дә бар иде.  Бу хәрәкәткә шулай ук урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.

Мөфти белән очрашу тәмамлангач, күмәкләшеп фотосурәткә төштеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана