Казанда 12нче Республикакүләм ифтар узды

29 март 2024 ел 20:06
Казанда 12нче Республикакүләм ифтар узды

Рамазан аеның 19 нчы көнендә, 29 мартта, Казанда 12 нче Республикакүләм ифтар узды. Быел җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесе Татарстанда изге айның икенче ункөнлегенә йомгак ясады.

Быелдан башлап илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме химаясенә күчте һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрне ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырылды.

Республикакүләм ифтар 2013 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән оештырыла. 2021 елдан бирле ул “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. 12 нче Республикакүләм ифтарда 12 мең кеше катнашты. Авыз ачу мәҗлесенә чакырылган Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, мохтаҗлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, эшмәкәрләр, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар һәм рәсми затлар бар иде. Ифтарга Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы 200 кеше дә килде. Казанлылар өчен “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә барып кайту шәһәр яны поездлары белән махсус бушлай рейс ярдәмендә тормышка ашырылды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республикадагы төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл, Россия хаҗ миссиясе җитәкчесе Хизбулла Асуев, Катар Дәүләтенең Россия Федерациясендәге илчелеге 2 нче секретаре Абдеррахмән бин Салех Әл-Кувари, Төркмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Йылмаз Угур, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Исхаков, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бәйшәмбиев, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының Беренче секретаре Камол Давронов һәм башкалар катнашты.

Ифтар башланыр алдыннан анда катнашучылар өчен мөселман товарлары тупланган хәләл-маркет әзерләнде. Ярминкәдән халык чәй, яулыклар, кул эшләре, ислемайлар, балалар китабы, Ураза бәйрәменә бүләкләр һ.б. алды. Иң популяр сәүдә нокталарының берсе “Хозур” нәшрият йортының “кибете” булды, биредә иң яратып укыла торган һәм яңа китаплар тәкъдим ителде. Моннан тыш, фойеда Нәзарәт бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр эшләде.

Ахшам намазына 3 сәгать кала, көндезге сәгать өчтән (15:00) башлап ифтар кунаклары җыела башлады, фойедагы программа белән танышты. Кичке сәгать биштә (17:00) мәҗлесне рәсми рәвештә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк:  бай мәдәни программа Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында төзелгән иде. Дин кардәшләребезне сәламләгәннән соң, гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр яңгырады. Алар, үз чиратында, танылган “Нәшидүл Ислам” төркеме чыгышлары һәм Татарстанның танылган башкаручылары мөнәҗәтләре белән чиратлашып барды. Ифтарга кунак булып килгән махсус хәрби операция ветераны Айнур Яһудин Татарстан мөселманнарына һәм Татарстан мөфтиятенә хәрби хәрәкәтләр барган җирдә хәрбиләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Программада аерым игътибар - җәмәгать белән Фәләстыйн халкы, “Крокус сити холл”да зыян күрүчеләр һәм Ватаныбыз иминлеге өчен дога кылуга бирелде.

Республикакүләм ифтар кысаларында шулай ук Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Конкурс кысаларында Татарстанның төрле почмакларында 52 урын – шәхси йортлар, мәчетләр, кибетләр, кафелар бизәлде. Бәйге шартлары буенча, абсолют җиңүче булып Кукмара районының Туембаш авылыннан Мөэминә Хәбибуллина йорты танылды. Әлеге өйнең тарихы кызыклы: аны, йорт хуҗабикәсе түгел, монда үз йортлары янганнан соң яши торган гаилә бизәгән. Нигъмәтҗановлар гаиләсе, Мөэминә ханымга рәхмәт йөзеннән, үзләренең төп призын – хаҗга юлламаны бизәлгән йорт хуҗабикәсенә бүләк итте. Шулай итеп, ифтарда Мөэминә Хәбибуллинага бәйгенең төп бүләге – “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама тапшырылды. Финалга чыгучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды.

Ахшам вакыты кергәч, азан әйтелде һәм мөселманнар “Казан Экспо”га кергәндә таратылган су белән авыз ачты. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә ахшам намазын укыды.

Мәҗлес волонтерлар әзерләп куйган өстәлләр урнашкан башка павильонда үтте. Бер павильоннан икенчесенә күчү юллары ир-атлар өчен – аерым, һәм хатын-кызлар өчен уңайлы итеп аерым ясалган иде. Аларны павильонда волонтер-стюардлар каршы алды һәм ифтар кылу урыннарына озатып куйды. Төп сый-нигъмәт пылау булды. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларга салынган иде: теләгән кеше, авыз ачу тәмамлангач, күчтәнәчләрне өйдәгеләренә алып китте.  

Быел 12 нче Республикакүләм ифтарда катнашучыларның барысына да истәлеккә яңартылган “Казан басмасы” бүләк итеп бирелде. Мүсхәфләр Катарның вакф һәм Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы вакфлар эшләре буенча баш идарәнең финанс ярдәме белән бастырылды.

Ифтардан соң әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Ак Барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов журналистлар белән очрашты. Алар 12 нче Республикакүләм ифтарның нәтиҗәләре турында фикерләре белән бүлеште һәм сорауларга җавап бирде.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәм итү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтер хезмәт күрсәтте. Алар өстәлгә ризык һәм суларны тезү, ифтарга килүчеләргә су өләшү, стюардлар сыйфатында аэроэкспресстан кунакларны каршы алу, аларны намаз уку һәм авыз ачу урынына озату, ифтар тәмам булгач өстәлләрне җыю өчен җаваплы булды. Гадәттәгечә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алар белән очрашып, нәсыйхәтләрен бирде. Ул, аларның зур эш башкаруын белдереп, бәяләп бетергесез хезмәте өчен рәхмәтен белдерде, һәм моның өчен бирелә торган саваплар турында сөйләп үтте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 12 нче Республикакүләм ифтарны оештырганда, куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле юнәлеш алды. Республикакүләм ифтарын оештыручылар белән килештереп, чара вакытында шәхси саклау оешмасы хезмәткәрләре саны арттырылды, алар үз хезмәтен төп бина эчендә дә, шулай ук комплексның бөтен җирлегендә дә башкарды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана