Казанда иң матур тышкы бизәлешкә “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүче бүләкләнде

29 март 2024 ел 21:01
Казанда иң матур тышкы бизәлешкә “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүче бүләкләнде

Бүген, 29 мартта, 12 нче Республикакүләм ифтар барышында Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүчене һәм финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы узды. Бәйге шартлары буенча, абсолют җиңүче булып Кукмара районының Туембаш авылыннан Мөэминә Хәбибуллина йорты танылды. Әлеге өйнең тарихы кызыклы: аны, йорт хуҗабикәсе түгел, монда үз йортлары янганнан соң яши торган гаилә бизәгән. Нигъмәтҗановлар гаиләсе, Мөэминә ханымга рәхмәт йөзеннән, үзләренең төп призын – хаҗга юлламаны бизәлгән йорт хуҗабикәсенә бүләк итте. Шулай итеп, Мөэминә Хәбибуллинага Татарстан бәйгенең төп бүләге – “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама тапшырылды. Финалга чыгучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды.

Туембаш авылындагы җиңү яулаган объект барлык сайлап алу критерийларына җавап бирә: ул бизәлештә ислам һәм Рамазан ае символларын кулланган; гадәти булмаган бизәлеш; эстетик күркәмлеккә һәм мәгънәви төсмерләргә ия; хәзерге заман технологияләрен файдаланган.

Бәйге финалына Яшел Үзән районының Норлат авылыннан – Сафиннар гаиләсе, Кукмара районының Зур Сәрдек авылыннан Ишмөхәммәтов гаиләсе һәм Саба районының Байлар Сабасы бистәсеннән Тимергалиевлар гаиләсе шәхси йортлары; җәмәгать урыннарыннан Казаннан “Казпринт” компаниясе һәм Сабадан "Империя цветов" кибете; дини оешмалардан Балтач районынның Борбаш Сәрдегәне авылы мәчете, Биектау районының "Бердәмлек" мәчете, Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчете, Мөслим районының "Корбангали" мәчете, Яр Чаллы шәһәрендә төзелеп килүче Җәмигъ мәчете чыкты.

Конкурс кысаларында Татарстанның төрле почмакларында 52 урын бизәлде: болар – шәхси йортлар, мәчетләр, кибетләр, кафелар. Быел бәйгедә шәхси йортларда яшәүчеләр аеруча актив катнашты. 17 гаризаның күпчелеге – Кукмара районыннан (7 гариза). Шулай ук Яшел Үзән һәм Саба районнарыннан катнашучылар булды (3 әр гариза). Шунысын билгеләп узарга кирәк: Кукмара мөхтәсибәтендә шәхси секторда тулы бер урамны бизәделәр. Бу юлы шулай ук мәчетләр һәм мөселман белем бирү учреждениеләре дә узган елга караганда күбрәк: бәйгедә Казаннан, Яр Чаллыдан, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Чирмешән, Нурлат мөхтәсибәтләреннән барлыгы 28 объект катнашты. Шунысы сөенечле: гариза җибәрүчеләр арасында кабат катнашырга теләүчеләр дә бар. Шулай итеп, алар республикада яңа традиция – урамнарда Рамазан мохитен тудырырга мөмкинлек бирә.

Бәйгедә шулай ук 7 җәмәгать урыны катнашты. Болар – Актаныш районындагы «Таңсылу» банкет залы, Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчете каршындагы «Halal food» кафесы, шулай ук Кукмара районындагы «Хәләл» кибете, Питрәч мөхтәсибәтенең Габдрахман ибне Гауф исемендәге мәчете һәм Саба районындагы «Империя Цветов» һәм Казанның «Казпринт» компаниясе, Түбән Кама районындагы «Давай Меняться» своп-маркеты. Алар дин кардәшләребезне каршы алып, аларга бәйрәм кәефе бүләк итү өчен үзләренең керү юлларын бизәде.

Белешмә.

Быел Татарстанда изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын бик матур итеп бизәүдә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе икенче тапкыр оештырылды. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырылды.

Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае төгәлләнгәнче сакланырга тиеш. Иң яхшы тышкы бизәлешне сайлап алганда ислам символикасын һәм Рамазан элементларын куллану; оригинальлек һәм новаторлык; масштаблылык; эстетик күркәмлек; бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү; ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану кебек күрсәткечләр исәпкә алынды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана