Мөфти Камил хәзрәт — игътикяфта

30 март 2024 ел 20:57
Мөфти Камил хәзрәт — игътикяфта

Бүген кояш баегач, Рамазан аеның соңгы декадасы керде. Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ сөннәте буенча, мөбарәк айның соңгы 10 көнендә игътикяф кылу — ялгыз калып, тырышып гыйбадәтләр кылу гадәте бар."Әл-Һәдия Әл-Аләвийя" китабында (184 б.) болай дип хәбәр ителә:

قال الزاهدي: عجبًا للناس كيف تركوا الاعتكاف، وقد كان رسول الله ﷺ يفعل الشئ ويتركه، ولم يترك الاعتكاف منذ دخل المدينة إلى أن مات

Әз-Зәйди: "Игътикяф кылмаган кешеләр - гаҗәпләнерлек. Аллаһ Илчесе (Аңа Аллаһ  фатихасын бирсен һәм сәламләсен), кайбер эшләрне эшләгәннә, аннан алардан туктаган. Әмма игътикяфны ул һәрвакыт — Мәдинәгә күченүдән алып үлеменә кадәр - кылган" - дип язган.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, бу сөннәтне торгызу һәм үтәү нияте белән, бүген игътикяфка керде. Шулай итеп, алдагы ун көнне ул Казан мәчетләренең берсендә үткәрәчәк. Бу вакытны ул гыйбадәт кылуга һәм Аллаһны искә алуга, Коръән укуга һәм мөселман өммәте, Татарстан, Россия һәм Фәләстыйн халкы һ.б. өчен дога кылуга багышлаячак.

Игътикяфта булу Камил хәзрәткә эш мәсьәләләрен читтән торып хәл итәргә комачауламый. Игътикяф Рамазан ае тәмамланганчы дәвам итәчәк. 

Камил хәзрәтнең, эш графигы мөмкинлек биргәндә, моңарчы да игътикяфка киткәне бар иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана