“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 5 апрельдә 30 нчы хәйрия маршруты йөриячәк

02 апрель 2024 ел 12:16
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 5 апрельдә 30 нчы хәйрия маршруты йөриячәк

5 апрельдә, изге Рамазанның соңгы җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты йөриячәк. Беренче тапкыр ул рейска Рамазан ае хөрмәтенә мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды башлангычы белән узган ел чыкты һәм казанлылар аны хуплап каршы алды. Быел да бу күркәм башлангыч дәвам итәчәк – борт номеры 705 булган 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн дәвамында бушлай йөртәчәк. Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк.

Социаль “Рамазан маршруты” иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр йөриячәк.

30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар бар. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге маршрут озын маршрутларның берсе санала һәм анда халык һәрвакыт күп була.

Бушлай автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк.

Шунысы игътибарга лаек: 30 нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннан таныша алачак. Шулай итеп, Фонд белгечләре киң җәмәгатьчелектә татар-мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен һәм төрле милләтләр арасында татулык һәм килешеп яшәү традицияләрен популярлаштырырга ниятли.

Бу көнне шулай ук  qr-код ярдәмендә иганә кертергә дә мөмкин булачак.

2023 елда Рамазан маршрутыннан 800 дән артык кеше файдаланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана