Казанда ислам уку йортлары шәкертләре арасында Олимпиадалар узачак

03 апрель 2024 ел 10:13
Казанда ислам уку йортлары шәкертләре арасында Олимпиадалар узачак

Казанда, Россия ислам институты бинасында, 25нче апрель көнне ике мөһим вакыйга узачак: урта һөнәри ислам уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәкара Олимпиада, шулай ук мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча IV Республикакүләм олимпиада узачак. Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиада Россия ислам институты тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды белән бергәлектә үткәрелә.

Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәкара олимпиада берничә номинациядә үткәрелә: ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт), гарәп теле, һәм ислам гакыйдәсе, Коръән һәм хәдис гыйлемен үз эченә алган абсолют (дисциплинаара) номинация. Ярышларда катнашучылар һәр номинациядә язмача тест биремнәрен башкара. Һәр номинация буенча һәр уку йортыннан бер генә вәкил катнаша ала.

Татар теленнән олимпиада шулай ук язма формада тест һәм аерым биремнәрне башкару рәвешендә узачак. Тест үз эченә фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуациягә кагылышлы сорауларны ала һәм студентларның теоретик белемнәрен, аларны практикада куллана белү дәрәҗәсен ачыклауны максат итеп куя.

Татар әдәбиятыннан олимпиада эзләнү-тикшеренү эшен яклаудан (кызлар өчен) һәм вәгазь сөйләүдән (егетләр өчен) гыйбарәт. Кызлар тәкъдим ителгән темалар буенча (нигезләмәдә) тикшерү эшенең төп тезисларын, нәтиҗәләрен чагылдырган 10-12 слайдлы презентация һәм 7-10 минутлык чыгыш әзерләп, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирәчәк. Вәгазь конкурсында исә егетләр алдан әзерләнгән вәгазьләрен сөйлиләр. Тема – ирекле. Чыгыш өчен 10-15 минут вакыт каралган.

Татар халкы тарихыннан олимпиада тесттан һәм эзләнү-тикшеренү эшеннән гыйбарәт булачак.

Катнашу кагыйдәләре турында күбрәк мәгълүмат алу өчен Олимпиада үткәрү турындагы Нигезләмәләр белән танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана