Татарстан Мөфтие Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты

04 апрель 2024 ел 14:57
Татарстан Мөфтие Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 25нче көнендә, Казан мәчетләренең берсендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты. Хөрмәтле кунак һәм Мөфти күптән түгел Генераль консуллык ачылуы, Татарстан һәм Кыргызстан халыклары арасында дин, тел һәм тарих багланышлары турында фикер алышты, бу исә үз чиратында үзара мәдәни бәйләнешләрне үстерүгә ярдәм итүе ассызыклап үтелде.

Камил хәзрәт Генераль консулга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген тәкъдим итте, төбәктә ислам үсеше һәм татар дини мирасы турында сөйләде. Ул Эрик Айдаркановичның игътибарын Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлегенә, аның медиа проектларына юнәлтте. Мөфти шулай ук “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гарәп дипломаты Әхмәт Ибн Фадлан юлъязмалары мотивлары буенча төшерелгән “Ибн Фадлан” фильмы хакында сөйләп узды.

Очрашу кысаларында консул Мөфтине Кыргызстанда режиссер Руслан Акун тарафыннан төшерелгән “Бейиш – эненин таманында” (“Җәннәт – әнинең аяк астында”) нәфис фильмын карарга чакырды. Аның премьерасы тиздән Казан кинотеатрларында узачак.

Очрашу барышында шулай ук хәзерге заман ислам дин гыйлеме, татар һәм кыргыз имамнары арасында багланышлар, шулай ук Татарстан һәм Кыргызстан мөфтиятләре арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Мөфти шулай ук кунакка Сираҗ әд-Дин әл-Уши һәм Имам әс-Сәрахси кебек кыргыз галимнәре хакында сөйләде – аларның мирасы ислам тарихында зур әһәмияткә ия.

Генераль консул белән очрашуда Камил хәзрәт Татарстанда Рамазан ае барышы, 12нче Республикакүләм ифтар нәтиҗәләре, Казан шәһәренең 46 мәчетендә ифтарлар үткәрелү, мәчетләрдә Коръән хәтем кылу турында сөйләп үтте. Ул консулны Рамазан ае чараларына, шул исәптән таравихларга һәм җәмәгать намазларына чакырды.

Очрашу ахырында җитәкчеләр истәлекле бүләкләр алышты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана