“Рамазан – изге гамәлләр ае”: бүген Казанда иртәннән 30 нчы хәйрия маршруты йөри

05 апрель 2024 ел 11:48
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: бүген Казанда иртәннән 30 нчы хәйрия маршруты йөри

Бүген, 5 апрельдә, изге Рамазанның соңгы җомга көнендә, Казанда иртәннән хәйрия маршруты йөри. Беренче тапкыр ул рейска мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды башлангычы белән Рамазан ае хөрмәтенә узган ел чыкты һәм казанлылар аны хуплап каршы алды. Быел да бу күркәм башлангыч дәвам итә – борт номеры 705 булган 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн дәвамында бушлай утыртып йөртә. Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында барлык пассажирларның юл чыгымнарын түли.

Социаль “Рамазан маршруты” иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр йөри. Алдан исәпләүләр буенча, әлеге акция 1000 гә якын кешене җәлеп итәр дип көтелә.

Бушлай автобусны тану бик җиңел: аның алгы тәрәзәсенә – «Благотворительный маршрут от БФ «Закят», ә салонында “Рамазан ае мөбарәк булсын” һәм “Рамазан мубарак” дигән табличкалар эленгән һәм  шарлар белән бизәлгән иде.

30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар бар. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге маршрут озын маршрутларның берсе санала һәм анда халык һәрвакыт күп була.

Бүген “Закят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу вакытында, акциянең максатын аңлатып үтте. “Бу акцияне уздырганда төп максатыбыз пассажирлар өчен юл хакын түләү түгел – бүген көн дәвамында автобуста кереме төрле булган кешеләр  утырып йөрергә мөмкин. Шуңа күрә төп максатыбыз – казанлыларны һәм җәмәгатьчелекне хәйрия темасына җәлеп итү, аларга исламның матурлыгы һәм игелекле гамәлләр турында сөйләү”, – диде Булат Мәрданов.

Шулай итеп, 30 нчы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннан таныша алачак.

Бу көнне автабуста барганда шулай ук  qr-код ярдәмендә иганә кертергә дә мөмкин.

2023 елда Рамазан маршрутыннан 800 дән артык кеше файдаланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана