Казан мөселманнары Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үтте

05 апрель 2024 ел 15:42
Казан мөселманнары Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үтте

Бүген, Рамазан-шәриф аеның соңгы җомгасында, бөтен дөньяда Халыкара Әл-Кодүс көне билгеләп үтелә, әлеге чаралар уңаеннан мөселман өммәте Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерә һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Фәләстыйн мәсьәләләренә юнәлтә. Быел бу мөһим датага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә кушылды. Бу юлы әлеге чара Казан шәһәренең Зәңгәр мәчетендә билгеләп үтелде, киләчәктә бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә  активлыкны киң җәелдерү көтелә.

Фәләстин халкына теләктәшлек күрсәтеп Зәңгәр мәчеткә чит илдә белем алучы студентлар өчен чит илдә белем алучы студентлар өчен Рухи лидер вәкиллегенең мәдәният буенча урынбасары Мехти Аджерлу, Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, ТР Гарәп студентлары берлеге рәисе Алхамсс Ясер Шәфикъ һәм блогер Рәсүл Тавдиряков килде.

Мехти Аджерлу үзенең чыгышында күп еллар элек изге Рамазан аеның соңгы җомгасы Бөтендөнья Әл-Кодүс көне буларак игълан ителүен билгеләп үтте. “Бүген, бу вакыйга уңаеннан, барлык мөселманнар Кодүс – бөтен Фәләстыйнның башкаласы, ә Фәләстыйн – барлык мөселманнарның башкаласы дип кычкырып әйтә алалар. Кызганыч ки, Фәләстин халкының хокуклары 70 елдан артык сионист режимы тарафыннан бастырыла”, – диде ул. Алхамсс Ясер Шәфикъ, мәхәллә халкы алдында чыгыш ясап, Әл-Әкъса мәчетенең кыйммәте турында сөйләде һәм мөселманнарның беренче кыйбласы бу мәчет тарафына юнәлтелгәнен искә төшерде. Ул шулай ук 75 ел дәвамында Фәләстыйнда барган вакыйгаларга борчылуын белдерде һәм Газзәгә гуманитар ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан мөфтиятенә һәм “Зәкят” фондына рәхмәтен белдерде.

Танылган блогер Рәсүл Тавдиряков Фәләстыйнның кешелекнең гомуми фаҗигасе булуын ассызыклады, чөнки анда булган хәлләр бөтен дөнья алдында бар халыкны юкка чыгару булып тора. Фәләстыйннар үз каннарын түгеп, сионистлар режимының башбаштаклыгына каршы тора.

Кунакларның чыгышларыннан соң, Казанның баш аксакалы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов дога кылды, ә аннары әлеге чарада катнашкан һәр кешегә махсус бүләк – яңартылган «Казан басмасы» тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана