Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

08 апрель 2024 ел 13:34
Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

10нчы апрельдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Ураза гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Быел ул Россиядә игълан ителгән – Гаилә елы, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәреләчәк. Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен төрле чаралар каралган: сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа. Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны очсыз бәядән сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк.

Әйтик, Татарстан башкаласында гаилә бәйрәмнәре бер үк вакытта берничә мәйданчыкта оештырыла.

Кремль яр буенда һәм Татарстан Милли китапханәсе янында сәг. 13.00-дә “Рамазан Фест” узачак. Чара программасы төп һәм балалар сәхнәләренә бүленәчәк һәм анда нәшидлар башкарылачак, танылган алып баручылар, артистлар һәм актерлар чыгыш ясаячак; балалар өчен зур мәйданчыкта: Сабан туе уеннары, 40тан артык мастер-класс, бәйгеләр, күңел ачу чаралары һәм бүләкләр; милли ризыклар һәм “Опен маркет хәләл”; матур фотозона һәм сәгать саен кыйммәтле бүләкләр уйнату; төрле өлкәләрдән күренекле лидерлар белән лекторийлар һәм Китап фестивале. “Рамазан Фест” фестиваленә килүчеләр яңа гаилә корылу мизгеленең шаһитләре булачак. Бу көнне Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин яшь пар өчен сәхнәдә никах укыячак, ә аннары яшьләрнең никахлары рәсми рәвештә ЗАГСта теркәләчәк.

Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында, Мәрҗани мәчете сәг. 13.00-дән 16.00гә кадәр Гает уңаеннан гаилә фестивале оештыра. Кунакларны Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Ильяс Халиков һ.б. талантлы башкаручыларның чыгышлары көтә. Шулай ук мөселман товарларын сату ярминкәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен милли бизәнү әйберләре, кирәк-яраклар ясау буенча мастер-класслар, милли аш-сулар һәм бәйрәм пылавы көтелә. Программа шулай ук “Ураза бәйрәме” рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләүне дә үз эченә ала.

“Әхмәдзәки” мәчетендә сәг. 13:00-дә хәзрәтләрнең вәгазьләре, балаларның Коръән укуы белән бәйрәм башланачак. Чара программасында саф һавада уеннар, мастер-класслар, татлы мамык, попкорн һәм хот-доглар кебек ризыклар, шулай ук үзенчәлекле хәләл ярминкә каралган. Моннан тыш, әлеге чарада рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак. Бәйрәмдә 200 бала һәм аларның әти-әнисе катнашыр дип көтелә. Ә бәйрәм ахырына коймак һәм кайнар татар чәе әзерләнә.

“Гаилә” мәчетендә гаилә бәйрәме сәг. 12.30-да башлана. Кунакларны төрле күңел ачулар көтә: пони, паровозлар, батутлар, балалар өчен уеннар, мастер-класслар, шулай ук казанда пешкән пылау һ.б. Барыбызны да бәйрәмгә чакырабыз!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана