"Рамазан – изге гамәлләр ае" марафоны тәмам: Татарстанда 3000 нән артык кешегә ярдәм күрсәтелде

15 апрель 2024 ел 13:34
"Рамазан – изге гамәлләр ае" марафоны тәмам: Татарстанда 3000 нән артык кешегә ярдәм күрсәтелде

Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аеның беренче көненнән үк игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә «Зәкят» хәйрия фонды аның кысаларында 3043 кешегә ярдәм күрсәтте.
 
Марафонның иң төп нәтиҗәләреннән берсе авыру сабыйларны һәм өлкәннәрне дәвалау өчен акча җыю белән бәйле. Акция 32 балага тернәкләнү һәм дәвалау курсларын узарга мөмкинлек бирде. Бу балалар церебраль паралич, эпилепсия; баш миенең органик зарарлануы, микроцефалия, психо-сөйләм үсеше тоткарлану, симптоматик эпилепсия, кыек күзлелек һәм башка авыр диагнозлар белән көрәшә; бөтенләй диярлек хәрәкәтләнмәүче, психо-сөйләм үсешендә тоткарлык сизелгән сабыйлар да бар. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле 17 өлкән кешегә дәвалану һәм тернәкләнү курслары узу өчен акчалата ярдәм күрсәтелде.

Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калган 19 өлкән кеше бурычларын түләү һәм көнкүреш шартларын яхшырту өчен, финанс ярдәме алды.

Рамазанның аерылгысыз өлеше булып мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасын һәм фидия түләү тора. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен «Зәкят» хәйрия фонды әлеге төр сәдакаларны электрон рәвештә үзәкләштереп җыюны оештырды. Нәтиҗәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан 1 700 000 сум фитр һәм 850 000 сум күләмендә фидия җыелган. Акчалар, гомумән алганда, 68 мохтаҗ кешегә бирелде һәм Фондның социаль проектларына җибәрелде.

Хәйрия марафонының тагын бер юнәлеше Татарстанның аз керемле гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү белән бәйле иде. Ай дәвамында «Зәкят» хәйрия фонды үз карамагындагы 600 кешене, мәдрәсә шәкертләрен һәм мөгаллимнәрне, инвалидларны һәм башка мохтаҗларны 3,6 тонна азык-төлек белән тәэмин итте.

Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды катнашында Фонд карамагындагыларга 1000 нән артык ифтар җыелмасы таратылды; 375 мохтаҗ казанлы өчен 13 хәйрия ифтары уздырылды.

«Зәкят» хәйрия фонды Казанда Рамазан уңаеннан бер көнгә бер автобуста хәйрия маршруты да оештырды. 1000 гә якын пассажир 30 нчы автобуста иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр бушлай йөрде – аларның чыгымнарын Фонд күтәрде. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу акциядә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә һәм эшлекле партнерларына рәхмәт белдерә. Рамазан аенда кылынган барлык изге гамәлләрегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана