Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә акчалата ярдәм җыюны игълан итте

16 апрель 2024 ел 11:23
Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә акчалата ярдәм җыюны игълан итте

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә акчалата ярдәм җыюны игълан итте. Билгеле булганча, әлеге төбәктә язгы су басудан – берничә торак пункт, аеруча 5 апрельдә, Урал елгасында дамба ерылу аркасында, Орск шәһәре нык зыян күрде. Меңләгән йорт – су астында, дистә меңләп кеше йорт-җирсез һәм ризыксыз калды. "Зәкят" фонды аша аларга акчалата ярдәм күрсәтергә мөмкин.

Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

1. Саклык банкы картасы номеры буенча: 4279 3806 8793 7898 (Илнар Равилевич Р. – “Зәкят” фонды хезмәткәре).

2. Турыдан-туры ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды сайты аша.

Фотосурәт Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана