РИИда мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә белем арттыру турында таныклыклар тапшырдылар

22 апрель 2024 ел 10:52
РИИда мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә белем арттыру турында таныклыклар тапшырдылар

15-19 апрельдә Россия ислам институтында мәчет каршындагы курслар укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары узды. «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча теория һәм практика» курсларында Казан, Арча, Чистай, Лаеш районнары мәчетләре каршындагы курсларда белем бирүче укытучылар катнашты.

Курсларда дини дисциплиналарны укыту методикасы; Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлына (сира) кагылышлы фәннәрне укыту ысуллары, Коръән уку кагыйдәләре (тәҗвид), гыйбадәт нигезләре, ислам дине тәгълиматы (гакыйдә), гарәп теле һ. б. предметлар буенча өстәмә белемнәр бирелде. Дәресләрне Россия ислам институты һәм Казан ислам университетының әйдәп баручы белгечләре алып барды.

Искәртеп узабыз, Россия ислам университеты базасында мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен әлеге курслар даими рәвештә үткәрелә: быел исә аларны 4 тапкыр уздыру күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана