Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Хәтер көне узды

22 апрель 2024 ел 14:40
Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Хәтер көне узды

Бүген, Шәүвәл аеның 13нче көнендә, Казанда Хәтер көне үткәрелде. Татар халкы тарихында әлеге истәлекле дата республиканың төрле мәчетләрендә билгеләп үтелә, әмма төп чаралар аеруча зурлап башкалада – “Кол Шәриф” мәчетендә узды. Бу уңайдан җыелышка Татарстанның төрле почмакларыннан аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар килде. Әлеге чараны Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы оештырды.

“Хәтер көне” җәмәгать белән өйлә намазы уку белән башланды, аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Намаздан соң мәчеткә җыелган халык гадәттәге маршрут буенча Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән мавзолей һәм Сөембикә манарасы янына юнәлде. Биредә чараның төп өлеше узды. Каберлек янында Коръәннән сүрәләр укылды һәм Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына төрле вакытларда һәлак булган татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды. Җыелган халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын сорады.

Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Рамазан ае тәмамланганнан соң 2 атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана