Нәзарәт РФ Ислам мәгарифе буенча советы белән берлектә Татарстан мәдрәсәләрен тикшерүне тәмамлады

23 апрель 2024 ел 10:18
Нәзарәт РФ Ислам мәгарифе буенча советы белән берлектә Татарстан мәдрәсәләрен тикшерүне тәмамлады

Экспертлар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре РФ Ислам мәгарифе буенча советы белән берлектә Татарстанның урта һөнәри мөселман мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тикшерүне тәмамлады. Мониторинг РФ Президенты Администрациясе һәм Ислам мәдәниятенә, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды йөкләмәсе буенча үткәрелде.

Татарстан Республикасында дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү юнәлеше буенча белем бирү программасын тормышка ашыру хокукын бирүче лицензиясе булган 8 мәдрәсә эшли. Бу һөнәри мөселман мәгариф учреждениеләрендә 2693 кеше белем ала, аларның күпчелеген читтән торып уку һәм кичке бүлек шәкертләре тәшкил итә.

Мониторинг мөселман мәдрәсәләренең белем бирү, фәнни һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы кирәкле статистика мәгълүматларын җыюны үз эченә ала.

Әлеге чара кысаларында экспертлар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре мәдрәсә эшчәнлегенең гомуми күрсәткечләрен, шул исәптән гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары исемлеген; укучылар санын; 2023 елда финанс чараларының күпме кергәнлеген һәм кулланылганын; 2023/2024 уку елына шәкертләр кабул итү мәсьәләсен өйрәнде. Шулай ук алар белгечләрне әзерләү сыйфатына, аерым алганда, хәзерлек күләме һәм аның эчтәлегенең урта һөнәри дини белем бирүнең бердәм белем бирү стандартлары таләпләренә туры килү-килмәүгә кагылышлы мәсьәләләрне карады. Бердәм стандартлар 2019 елның 29 июлендә Ислам мәгарифе буенча Совет утырышында расланган иде. Аерым алганда, төп белем бирү программасын үзләштерү сыйфатын ачыклау максатыннан, билгеле бер блоклар буенча буенча тест үткәрелде. Шәкертләр биремнәрне уңышлы башкарып чыкты. Бу блок кысаларында шулай ук теге яки бу мәдрәсәнең фәнни-педагогик хезмәткәрләре, белем бирү процессының уку-укыту-методик тәэмин ителеше, төп белем бирү программасын үзләштерү сыйфаты һ.б. турында да мәгълүмат тупланды.

Мониторинг кысаларында шулай ук мәдрәсәдә әзерләнгән белгечләргә ихтыяҗ дәрәҗәсе, 2023 елда әзерләп чыгарылган белгечләрне эшкә урнаштыру, шул исәптән соңгы 3 елда Россиянең югары ислам мәгариф оешмаларында белем алуын дәвам итүчеләр турында мәгълүмат һ. б. мәсьәләләр өйрәнелде.

Уку йортларын тикшерү һәм өйрәнү барышында Татарстан мәдрәсәләре, Россиядәге башка мәдрәсәләргә караганда, югарырак нәтиҗәләр күрсәтте. Беренче чиратта, бу белем бирү сыйфатын, мәдрәсәнең мәгълүмати базасының тәэмин ителешен күрсәтә. Татарстан мәдрәсәләре бу нисбәттән калганнарга үрнәк булып тора, чөнки алар үз эшчәнлеген Ислам буенча мәгариф советы стандартларына тулысынча туры китереп гамәлгә ашыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана