Казанда KazanForum кысаларында хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикерләшәләр

16 май 2024 ел 10:21
Казанда KazanForum кысаларында хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикерләшәләр

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисад форумы кысаларында «50 елга алга карап: хәләл индустриясе өчен кадрлар әзерләү системасын төзү» сессиясе уза. Фикер алышуны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты һәм «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы (Роскачество) оештыра. Әлеге сессия хәләл индустриясе өчен квалификацияле белгечләр әзерләү стратегияләренә һәм ысулларына багышлана. Дөнья күләмендәге тенденцияләр һәм хәләл продукциягә һәм хезмәтләргә ихтыяҗ арту шартларында үз эшенең остасы булган белгечләр әзерләү мөһимлеге көнүзәк мәсьәләләрдән санала. Сессиядә катнашучылар киләчәктә бу тармакта нинди күнекмәләр һәм белемнәр таләп ителүе һәм мәгариф оешмаларының, бу ихтыяҗларны канәгатьләндерә алырлык белгечләр әзерләү өчен, программаларын ничек җайлаштыра алачагы турында фикер алышачак.

Очрашуны икътисад фәннәре докторы, Чечня дәүләт университеты профессоры, Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Шамил Шовхалов алып барачак. Сессиядә чакырылган спикерлар – «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешманың (Роскачество) хәләл компетенцияләре үзәге җитәкчесе Марат Низамов; Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең стандартлаштыру һәм метрология институты генераль секретаре Ихсан Овют; Согуд Гарәбстанының азык-төлеккә һәм даруларга күзәтчелек идарәсенең Хәләл үзәге директоры, доктор Юсиф Сәлим Әл Харби; Малайзиянең хәләл үсеш департаменты директоры урынбасары Мөхәммәт Замри бин Мөхәммәт Шәпик; FAMBRAS HALAL компаниясенең халыкара элемтәләр буенча директоры Низар Әл Гандура; Кыргызстанның хәләл-индустрияне үстерү үзәге башлыгы Алмаз Кайырбәков, шулай ук Россия экспертлары катнаша. Алар алдагы берничә дистә елда хәләл индустриясе үсеше турында фикерләшәчәк. Россия Федерациясендә хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүнең заманча системасын булдыру мәсьәләләре турында фикер алышачак. Хәләл белән бәйле тармакларны стандартлаштыру, сертификацияләү, аккредитацияләү буенча экспертларны укыту өлкәсендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсен өйрәнәчәк.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисад форумы чаралары 19 майда Болгарда Изге Болгар җыены белән тәмамланачак. Анда катнашучыларны кызыклы программа көтә. Нәзарәт тәүге тапкыр гаилә парлары арасында хаҗга 3 юллама уйната (һәр юллама 2 шәр кешелек) һәм җәмәгать белән тәүбә кылу уза. Әлеге чара бу елдан Изге Болгар җыенының төп чарасына әйләнәчәк. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана