Изге Болгар җыенына рәхим итегез! Төп чаралар – тәүбә кылу һәм хаҗга 6 юллама уйнату

06 май 2024 ел 15:02
Изге Болгар җыенына рәхим итегез! Төп чаралар – тәүбә кылу һәм хаҗга 6 юллама уйнату

Бүген, шәүвәл аеның 27нче көнендә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Изге Болгар җыенына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуга Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килгән иде.

Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы быел 19нчы майда Шәһре Болгарда узачак. Бәйрәм “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XV халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында узачак.

Матбугат конференциясендә катнашучыларны Изге Болгар җыенының төп үзенчәлекләре һәм дини программасы белән Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов таныштырды. Ул ассызыклап үткәнчә, быел Изге Болгар җыенының дини юнәлешен көчәйтү өчен Татарстан мөфтияте беренче тапкыр программага “Тәүбә” чарасын зурлап кертеп җибәрә. Җәмәгать белән тәүбә кылу тәүге мәртәбә Изге Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак. Ул киләчәктә әлеге мөселман бәйрәмен уздыруның төп максатына әйләнер, дип ниятләнә. Мөфти урынбасары билгеләгәнчә, бу чара җыенның дини характерын ассызыкларга һәм мөселманнарны күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Тәүбә чарасы якынча сәг. 9.30-дә “Кече манара һәм Хан каберлеге” комплексы җирлегендә үткәреләчәк. Аны күп еллар дәвамында оештыручы, Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барачак. Баш мөфти мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итәчәк. Әлеге чарада Татарстан Мөфтие һәм мөхтәсибләре, Татарстан Диния Нәзарәтенең һәм Россиянең Үзәк Диния Нәзарәтенең барлык имамнары, шәкертләр, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм барлык теләүчеләр катнашачак.

Изге Болгар җыенының тагын бер бизәге булып гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнату торачак. Илфар хәзрәт быелгы Болгар җыенының төп үзенчәлегеннән саналган әлеге бүләк уйнату турында тәфсилләп сөйләп үтте: 

– Юлламалар өйлә намазыннан соң (якынча сәг. 12:30-13:30-дә) Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә уйнатылачак һәм гаилә парлары арасында 2 этапта узачак. Гаилә парларының икесенең дә Изге Болгар җыенында катнашуы шарт итеп куела. Акция мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсенә бергә килгән гаилә парларына хөрмәт күрсәтергә, шулай ук мөселманнарда киләчәктә гаилә кору һәм ир-хатыннарда үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту теләген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Диния Нәзарәте өстәленә килеп теркәлергә кирәк булачак. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң ук урнашачак. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС штампы (мөһере) сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырылачак.

Беренче этапта, оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылачак. Әгәр дә жирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгарачак һәм бүләк яңадан уйнатылачак. 

Икенче этап 1 нче этапның 15 җиңүчесе арасында узачак: оештыручы, барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлы очраклы 3 билетны алачак. 3 җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча 2 шәр кешелек хаҗга юллама алу өчен 3 сертификат тапшырылачак.

Илфар хәзрәт Болгар җыенында шулай ук хәләл ярминкә уздыру, «Хозур» нәшрият йортында басылган китаплар сату, яулык бәйләү һәм чалма чалу белән бәйле чараларны оештыру күздә тотылуын ассызыклады. Җыен программасы Россиядә игълан ителгән Гаилә елы һәм Нәзарәт тарафыннан билгеләнгән Гаилә һәм хәләл рәвеше елы кысаларында төзелгән. 

Матбугат очрашуында Дамир Натфуллин Изге Болгар җыенының мәдәни программасы белән таныштырып узды. Быел җыенга килүчеләр “Ризаэтдин Фәхреддин – галим һәм дин белгече” күргәзмәсе белән таныша алачак, ул әдипнең юбилеена багышлап үткәрелә. Күргәзмә белән иртәнге сәг. 8.00-дән Истәлек билгесе комплексында танышырга мөмкин. Сәг. 9.00-12.00-дә ачык һавада урта гасыр караларын ясау технологияләрен үзләштерү, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча мастер-класс үткәреләчәк. Күпчелек чыгышлар мөнәҗәтләрдән, дини җырлардан торган концерт программасы сәг. 09.00-дә башланачак, рәсми кунаклар катнашында тантаналы ачылыш сәг. 11.00-гә билгеләнгән. Шулай ук милли татар көрәшен күрергә мөмкин булачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына тукталды. “Милли тормыш һәм дин” җыенына Россиянең 82 төбәгеннән килеп делегатларның катнашуы көтелә, аларның географиясе – Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр, шулай ук яңа төбәкләрнең дин әһелләре чакырулы. 

«Изге Болгар жыены» Болгарда 1989нчы елдан бирле 922нче елда Идел буе Болгарларының дәүләт дине буларак Исламны кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның Ибн Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана