Яшьләр бүлеге рамазанда хәйрия чаралары оештыра

22 июнь 2015 ел 13:31

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уздыра торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 20 нче июнь көнне “Туган авылым” комплексының “Камыр батыр” балалар үзәгендә “Серле сандык” дип аталган хәйрия чарасы уздырылды. Чарага Теләче балалар йортында тәрбияләнүче балалар кунакка килде. Балалар нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре сөйләгән гыйбрәтле кыйссаларны тыҗладылар. Сандыкта сакланган милли киемнәр, китаплар белән таныштылар. Соңыннан “Туган авылым” комплексы әзерләгән ризыклардан авыз иттеләр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе рамазан дәвамында бара һәм ул үз эченә төрле хәйрия чараларын ала. Әлеге чараларда волонтерлар да актив катнаша. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана