Татарстан мөфтие Холокост фаҗигасенә багышланган түгәрәк өстәлдә дин һәм милләтара дустанә мөнәсәбәтләр мөһимлеге хакында сөйләде

02 июль 2015 ел 16:58
Татарстан мөфтие Холокост фаҗигасенә багышланган түгәрәк өстәлдә дин һәм милләтара дустанә мөнәсәбәтләр мөһимлеге хакында сөйләде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Венада (Австрия) вөҗдан һәм дин иреге хокуклары сорауларына багышланган конференция башланганчы түгәрәк өстәлдә катнашты. Әлеге чара “Холокост һәм бу фаҗига вакытында яхүдиләрне коткарган мөселманнар” дип аталды. Түгәрәк өстәл Бөекбритания делегациясе тарафыннан оештырылды.

Чарада мөселманнарның сугыш елларында, ни кадәр куркыныч булуга карамастан, яхүдиләрне коткарулары, аларга үлемнән качарга ярдәм итүләре турында күп сандагы мисаллар китерелде. Холокост вакытында һәм хәзерге вакытта мөселманнар белән яхүдләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагыштырылды.

Камил хәзрәт түгәрәк өстәлдә Татарстан мөселман өммәтенең православлар һәм яхүдләр белән хезмәттәшлегенә, үзара дустанә мөгалләмәдә булуларына игътибар юнәлтте. Республикада күп төрле дин һәм милләт вәкилләре яшәве хакында сөйләде. Җитәкчеләрнең динара, милләтара татулыкны саклау мәсьәләләренә җаваплы караулары турында әйтте.    

***

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Венада (Австрия) үткәрелүче вөҗдан һәм дин иреге хокуклары сорауларына багышланган конференциядә катнаша. Әлеге мөһим чара үтүче Хофбург конгресс үзәгенә Европаның  куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешмасына кергән 57 илдән рәсми вәкилләр, дини оешмалар җитәкчеләре җыелды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана