Камил хәзрәт Төркия Коръән-хафизларына рәхмәтен белдерде

16 июль 2015 ел 11:14
Камил хәзрәт Төркия Коръән-хафизларына рәхмәтен белдерде

15 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Тынычлык мәчетендә   Төркиядән рамазан аена килгән Коръән хафизларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге очрашуда Төркиянең Казандагы консулы Турхан Дилмач һәм Казанның Изге Христос Воздвижение рим-католик приходы настоятеле Диогенес Уркиза атакай катнашты.

Төркиядән килгән 29 Коръән-хафиз рамазан шәриф ае буена Татарстанның төрле районнарында тәравих намазлары укыдылар, Коръән – хәтем чыктылар. Өчесе Казанның Гаилә, Тынычлык, Шамил мәчетләрендә булдылар.

Очрашу вакытында Төркия Коръән хафизлары мөфти Камил хәзрәткә, район имам-мөхтәсибләренә ачык йөз белән каршы алып, кунакчыллык күрсәтүләре өчен, рәхмәтләрен җиткерделәр. Төркия республикасының Татарстандагы консулы киләчәктә дә илләр арасында үзара файдалы бәйләнешләр булачагына ышаныч белдерде.

Диогенес Уркиза атакай исә бик теләп ифтарда катнашуы хакында әйтте. Республикада динара татулык саклау, дустанә мөнәсәбәтләр кору мөһимлегенә басым ясады. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана