15 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Тынычлык мәчетендә Төркиядән рамазан аена килгән Коръән хафизларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге очрашуда Төркиянең Казандагы консулы Турхан Дилмач һәм Казанның Изге Христос Воздвижение рим-католик приходы настоятеле Диогенес Уркиза атакай катнашты.
Төркиядән килгән 29 Коръән-хафиз рамазан шәриф ае буена Татарстанның төрле районнарында тәравих намазлары укыдылар, Коръән – хәтем чыктылар. Өчесе Казанның Гаилә, Тынычлык, Шамил мәчетләрендә булдылар.
Очрашу вакытында Төркия Коръән хафизлары мөфти Камил хәзрәткә, район имам-мөхтәсибләренә ачык йөз белән каршы алып, кунакчыллык күрсәтүләре өчен, рәхмәтләрен җиткерделәр. Төркия республикасының Татарстандагы консулы киләчәктә дә илләр арасында үзара файдалы бәйләнешләр булачагына ышаныч белдерде.
Диогенес Уркиза атакай исә бик теләп ифтарда катнашуы хакында әйтте. Республикада динара татулык саклау, дустанә мөнәсәбәтләр кору мөһимлегенә басым ясады.