Хаҗга җыенучыларга махсус дәресләр оештырыла

03 август 2015 ел 13:18
Хаҗга җыенучыларга махсус дәресләр оештырыла

2 августта «ТР МДН Хаҗ” программасы белән изге сәфәргә җыенучылар өчен Казанда  укулар башланып китте. Беренче дәрестә ТР МДНнең халыкара бүлеге җитәкчесе Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов Согуд Гарәбстанында үзеңне тоту кагыйдәләре, тәртипләре белән таныштырды, хаҗ сәфәре хакында сөйләде. Хәзрәттән соң программаның медицина хезмәте җитәкчесе Рамил Хисамов хаҗиларга сәфәрдә чакта сәламәтлекне саклау хакында сөйләде.

Дәрес хаҗилар төркемнәренең берсен җитәкләячәк Мостафа хәзрәт Исмәгыйлов чыгышы белән тәмамланды. Хәзрәт ихрам һәм гомрә хаҗы турында аңлатты.

Киләсе дәрес  8 агустта, шимбә көнне сәгать 10.00-12.00 дә “Әниләр” мәчетендә була.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана