2 августта «ТР МДН Хаҗ” программасы белән изге сәфәргә җыенучылар өчен Казанда укулар башланып китте. Беренче дәрестә ТР МДНнең халыкара бүлеге җитәкчесе Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов Согуд Гарәбстанында үзеңне тоту кагыйдәләре, тәртипләре белән таныштырды, хаҗ сәфәре хакында сөйләде. Хәзрәттән соң программаның медицина хезмәте җитәкчесе Рамил Хисамов хаҗиларга сәфәрдә чакта сәламәтлекне саклау хакында сөйләде.
Дәрес хаҗилар төркемнәренең берсен җитәкләячәк Мостафа хәзрәт Исмәгыйлов чыгышы белән тәмамланды. Хәзрәт ихрам һәм гомрә хаҗы турында аңлатты.
Киләсе дәрес 8 агустта, шимбә көнне сәгать 10.00-12.00 дә “Әниләр” мәчетендә була.