Бүген “Хозур” нәшрият йортының яңа кибете эшли башлады. Биредә “Хозур” чыгарган һәм башка нәшриятләр бастырган динебезгә, мөселманнар тормышына кагылышлы күп сандагы китаплар тәкъдим ителә.
5 августта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Хозур” нәшрият йортында, яңа китап кибетендә булды. Мөфти хәзрәтләре кибет ачылышына әзерлек эшләре белән танышып, үзенең фатихасын бирде.
Бүген исә җомга намазыннан соң яңа китап кибете эшли башлады. Ул Казанның Тукай урамында, 3нче йортта урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 202 07 74, e-mail: huzur.inform@mail.ru .