Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Прокуроры белән Сөләйман хәзрәтне эзләү эшләре турында сөйләште

01 март 2016 ел 18:58
Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Прокуроры белән Сөләйман хәзрәтне эзләү эшләре турында сөйләште

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков белән 7 февральдә югалган Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү эшләренә бәйле хәлләр турында сөйләшү өчен очрашты.

Камил хәзрәт әлеге вакыйга уңаеннан борчылуын белдерде һәм ТР МДН тарафыннан югалган имамның гаиләсенә ярдәм итү йөзеннән оештырылган чаралар хакында сөйләде.

Прокурор Илдус Нәфыйков, үз чиратында, җинаят эше буенча алып барылган тикшеренүләр һәм беренче нәтиҗәләр турында җиткерде. Прокурор Камил хәзрәтне барлык кирәкле чаралар күрелүен һәм хәзер тикшерү-эзләү эшләре дәвам итүе хакында ышандырды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы