“Хозур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ураза” дип аталган китабын нәшер итте.
Ураза - Аллаһы Тәгалә фарыз итеп йөкләнгән иң җаваплы гамәл. Мондый җаваплы гамәлне башкарып чыгу өчен, дөрес ниятләү, ураза тотканда сәламәтлеккә зарар китерми торган төрле кагыйдәләрне белү зарури.
Китапта ураза һәм рамазан ае турындагы Коръән аятьләре һәм хәдисләр, догалар, төрле дәверләрдәге пәйгамбәрләрнең ураза тотулары хакында хикәятләр, шулай ук ураза гамәленең тарихы, шәригать хөкемнәре турында язылган.
Китап уразага кагылышлы белешмәлек һәм вәгазьләр сөйләгәндә алыштыргысыз ярдәмлек буларак та әһәмиятле.
Китапны күпләп сатып алу өчен “Хозур” нәшрият йортына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, т. +7 (843)202-07-74. Шулай ук нәшриятның электрон кибете бар: http://huzurshop.ru/



