19 июльдә Казанның Апанай мәчетендә “Иман” нәшриятының татар рухи мирасын торгызудагы роле” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырыла. Әлеге чарада күренекле дин әһелләре, мөгаллимнәр, мәхәллә халкы катнашуы көтелә.
Конференция программасы
8.15-9.00 – Мөселман зиратында “Иман” нәшриятына нигез салучы, танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу, аның рухына дога кылу.
9.30-10.00- Апанай мәчетендә кунакларны каршы алу, катнашучыларны теркәү.
10.00 -10.15- кунаклар сәламләве.
10.15-11.20 – пленар утырыш.
11.20-11.50 – дини остазларга багышланган документаль фильмны тәкъдим итү.
12.00-12.20 – өйлә намазын уку.
Белешмә өчен телефон: 89375220189 - Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы