“Хозур” нәшрият йорты, Islam-Today.ru федераль порталында махсус рубрика ясап, Болгар ислам академиясе төзелеше уңаеннан игълан ителгән хәйрия эшенә кушылды. Хәзер сайт аша Россиянең төрле төбәкләрендә һәм БДИ җирләрендә яшәүчеләр Россиянең дини-мәгърифәт үзәген төзүгә үз өлешен кертә ала.
Моның өчен www.islam-today.ru сайтына керергә, биредә урнаштырылган интернет-баннер аша “Яңарыш” фонды битеннән акча күчерергә мөмкин.
Түләү кайсы илдән башкарылса да комиссия алынмый.