Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең эшче төркеме җыелышы узды.
Җыелышта Татарстан Президенты Аппараты вәкиле Рәмис Хисмәтуллин, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре Рафаиль Дәвлиев, Руслан Хаҗиев, Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов, “Ярдәм” фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлов, төзәтү учрежденияләрендә имам булып эшләүчеләр катнашты.
Җыелышта төзәтү учрежденияләрендә тоткыннар белән эшләүче имамнарны билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.