Татарстан мөфтие чит илләрдәге дини уку йортларында белем алучы шәкертләр белән очрашты

18 июль 2016 ел 15:00
Татарстан мөфтие чит илләрдәге дини уку йортларында белем алучы шәкертләр белән очрашты

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтендә чит илләрдәге дини уку йортларында белем алучы шәкертләр белән очрашты. Очрашуда мөфти урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин катнашты.

Ошбу чара  2011 елдан бирле нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге тарафыннан гыйлем туплауның әһәмиятенә игътибар юнәлтү һәм чит илләрдә укучы татар яшьләренең хәл-әһвәлләрен белешү, алар белән элемтәләр урнаштыру ниятеннән  уздырылып килә. 

Бүген дә Согуд Гәрабстаны, Мисыр, Төркия һәм башка илләрдә укучы шәкертләр мөфти белән очрашып, борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Аерым алганда, Камиль хәзрәт шәкертләрне чыгарылыш һәм докторлык эшләрендә татар дин галимнәре мирасына ешрак мөрәҗәгать итәргә чакырды, чөнки киләчәктә аларның күбесе туган якларына кайтып, яңа шартларда эшли башлаячак.

-  Уку йортларын тәмамлагач барыгызгада белем дәрәҗәгезне һәм Әбү Хәнифә мәзһәбен белүегезне ачыклаучы аттестация үтү кирәк булачак. Анда барлыгы 60 якын сорау булачак.

Мөфти Камил хәзрәт шулай ук тарихи “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә кагылышлы үзгәрешләр хакында да әйтеп үтте.

- Мәдрәсәдә ремонт эшләре бара. Хәзердән алып хатын-кызлар “Зәнгәр” мәчет каршындагы бинада белем алачак. Мәдрәсәнең элеккеге директоры Наил хәзрәт Яруллин да беркая китми, ә минем урынбасарым булып калачак. Монардан тыш, мәдрәсәдә бердәм кием формасы кертеләчәк, - дип белдерде мөфти һәм уку-укыту эшенә билгеле дин белгечләре дә җәлеп ителәчәген әйтте.

Очрашу кысаларында Камил хәзрәт нәзарәт кунаклары белән “Татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсире” исемле зур хезмәтне әзерләү турында да хәбәр итте.

-  Кызганыч, Коръәннең күп кенә тәфсирләрендә хаталар очрый, хәтта Кулиевныкында да. Без моңа күз йома алмыйбыз. Әлеге хезмәтне әзерләүгә күп кенә белгечләр җәлеп ителде. Араларында Равил хәзрәт Бикбаев һәм Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да бар. ИншәАллах, без аны Корбан гаетенә өлгертербез дип уйлыйм.

Республика мөхтәсибәтләрендә белемле имамнарга ихтыяҗ зур булуы хакында да сүз булды. Бүгенге көндә Татарстанның 60 мәчетенә имам кирәк. Камил хәзрәт шәкертләргә бу юнәлештә дә хезмәттәшлек итәргә чакырды. Аерым алганда, нәзарәтнең яшь имамнарга һәръяклап ярдәм итәргә әзер булуы, ягъни эш хакы түләү һәм 180 мең күләмендә махсус грант бирүе турында әйтелде.

Очрашу барышында шәкертләр үзләре белән таныштырды, борчыган сорауларын бирде һәм киләчәк планнары белән бүлеште. Кайберләре финанс проблемалар булуы хакында әйтте. Аеруча бу мәсьәлә гаилә корган студентларны борчыды. Мөфти бу уңайдан шәкертләргә укуларын бушлай Татарстанда - РИИны бетереп, Болгар ислам академиясендә дәвам итәргә киңәш итте.

Киләчәктә уртак проблемаларны бергәләп хәл итү максатыннан мөфти Камил хәзрәт “Чит илләрдәге дини уку йортларында белем алучы шәкертләр берлеге” дигән оешма төзү тәкъдиме белән чыкты. Бу фикер шәкертләр тарафыннан хупланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы