Бүген Татарстан дин әһелләре, чордашлары танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов рухына багышлап догалар кылдылар.
Казанның Мөселман зиратында җирләнгән Вәлиулла хәзрәт Якупов каберенә зиярәт кылуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфти урынбасарлары - “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе , “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар катнашты.
Һәр катнашучы күренекле дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәтне зурлаган сүзләр әйтте. Дин үсешенә керткән эшләрен билгеләп узды. Танылган татар дин белгечләренең милли-дини мирасын җитди өйрәнүен ассызыкладылар. Мәшһүр татар дин әһелләренең бай мирасы белән рухланып, аларның күркәм эшчәнлеген дәвам итүе хакында сөйләделәр.
Чыгышлардан соң Коръән аятьләре укылып, дога кылынды.
Мәгълүм булганча, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елның 19 июль көнне фаҗигале төстә вафат булды. Һәр елны бу көнне Вәлиулла хәзрәтнең чордашлары, укучылары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында аны искә алу чаралары уздырыла, догалар укыла.
ВӘЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ ВАФАТЫ УҢАЕННАН ТР МДН КАЙГЫ УРТАКЛАША