Шамаилләр конкурсына йомгак ясала

21 июль 2016 ел 16:19
Шамаилләр конкурсына йомгак ясала

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

“Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей- тыюлыгы

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

«Татар сандыгы» милли традицияләр, мәдәният һәм сәнгать үсешенә ярдәм итү үзәге

“Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы

ПРЕСС-РЕЛИЗ

“Минем гаиләмнең шамаиле” икенче Россиякүләм сәнгать конкурсын йомгаклау тантанасы

Үткәрү вакыты: 22 июль, сәгать 15.00 дә

Үткәрү урыны: Казан, Кремль, Ислам мәдәнияте музее

“Минем гаиләмнең шамаиле” икенче Россиякүләм конкурсы татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклау максатыннан оештырылды.

Татар шамаилләренә багышланган икенче конкурска быел 200дән артык эш кабул ителде. Конкурста Казан, Азнакай, Лениногорск, Мамадыш, Чаллы, Владимир, Екатеринбург, Ижау, Мәскәү, Петербург, Уфа рәссамнары катнашты.

Шорт-листка кергән эшләрдән торган күргәзмәләр өч урында – "Казан Кремле” музей-тыюлыгында, Ислам мәдәнияте музеенда, Татар шамаилләре галереясында оештырылды. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Казан Кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла. Үткәрү урыны: ТР, Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясе, Ислам мәдәнияте үзәге. 

Тел.: (843) 5678125, 5678152;

www.kazan-kremlin.ru; vk.com/islammuseum

е-mail: islammuseum@yandex.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы