Бүген Казан Кремлендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашуы узды.
Эшлекле очрашуда Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Рус православие чиркәвенең динара элемтәләр буенча тышкы элемтәләр бүлеге сәркатибе, рухани Дмитрий Сафонов катнашты.
Сөйләшү барышында Камил хәзрәт Татарстанда ике дин вәкилләре арасында урнашкан күркәм мөнәсәбәтләрнең әһәмияте хакында һәм һәр милләт вәкиленең аны саклауда җаваплы булуы хакында белдерде. “Аерым фатыйрларыбыз булса да, без уртак йортта яшибез. Йортыбызга бәла килә калса барыбыз да зыян күрәчәк”, – диде ул һәм конфессияара мөнәсәбтләрне ныгыту максатыннан оештырылган Диния нәзарәте һәм Казан Епархиясе арасында футбол буенча дуслык матчын искә төшереп үтте.
Очрашу барышында сүз шулай ук православие һәм мөселман дине вәкилләренең гаилә кыйммәтләре сагында булуы хакында да барды. Мөфти Камил хәзрәт Патриархны күп еллар дәвамында телевиденияда чыгып килүче “Пастырь сүзе” тапшыруы өчен рәхмәтен белдерде. Мөфти фикеренчә, әлеге тапшыру мөселманнарда да зур кызыксыну уята, чөнки үзәктә – кешелек кыйммәтләре.
Патриарх Кирилл үз чиратында Камил хәзрәтне терроризм һәм экстремизм кебек яман күренешләргә каршы торуда ныклы позициядә булуы өчен рәхмәт әйтте.
“Мөселман дөньясы – көчле дөнья. Ул кемгәдер куркыныч тудыра ала дип тә тыелырга мөмкин, әмма, минемчә, бу бары тик ислам дине кыйммәтләрен бозып күрсәтү генә”, - дип белдерде Патриарх. “Безнең уртак әхлакый нигезебез һәм җәмгыяттә әхлак нормаларын ныгыту - уртак бурычыбыз”, - дип әйтте Патриарх мөфтинең фикерен дәвам итеп.
Очрашу ахырында дин әһелләре истәлекле бүләкләр биреште.