“Шура” альманахының һәр санында җомга вәгазьләре басылып килә. Альманахның 13 санында 22 июльгә каралаган вәгазь харидҗиләрнең хәзерге заман тарафдарларына багышлана.
“Харидҗи” термины гарәпчәдән “ташлап китүче” дип тәрҗемә ителә, ягъни «мөселман җәмәгатьчелегеннән чыгучы». Харидҗиләр дип традицион исламнан читләшкән кешеләрне атыйлар. Ул бик күп тармакларга бүленүче күренеш. Мәсәлән, ваххабчылык, салафия, тәкъфирчелек, җиһадчылык агымнары. Бүгенге җомга вәгазе тәкъфирчелек (башка исеме “хәвәриҗләр”)күренешенең асылын, аның төп сыйфатларын һәм мөселман өммәтенә китергән зыянын аңлатудан гыйбарәт иде. Хәвәриҗләр (тәкъфирчеләр) бөтенләй гөнаһ булмаган гамәлләрне көферлек итеп, диннән чыгарырлык зур гөнаһка этәрүче нәрсә дип саныйлар.
Имам Мөслим хәдисләрендә Рәсулуллаһ ﷺ хәвәриҗләрне “шәрруль-хальк” – иң начар, иң куркыныч кешеләр итеп билгели, бик хәтәр, мәкерле халык итеп тасвирлый һәм без бу төркемнең беренче күренешен Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ вакытында ук урын алганын күрәбез.
Имам Әхмәд риваятендә әйткән: Пәйгамбәребез Аллаһ Тәгалә биргән белемнәре белән безне бу кешеләр турында кисәтә: “Көнчыгыштан кешеләр килерләр, ә бу кеше аларга охшаган. Ул кешеләр сезнең арагыздан булырлар, Коръән укырлар, ләкин аларның Коръән укулары бугазларыннан гайре үтмәс, ягъни укылган Коръән нуры аларның йөрәкләренә үтеп керә алмас. Укылган Коръәннәре дә, алган белемнәре дә фәкать аларның авазларында гына. Һәм алар, ук җәядән очып киткән кебек, диннән дә шулай тиз чыгарлар”.
Хәвәриҗләрнең төп сыйфатлары нидән гыйбарәт соң? Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләрен укысак, аларның түбәндәге сыйфатлары ачыклана:
беренчедән, алар читтән караганда бик тәкъва, Аллаһтан куркучылар, бер дә читкә тайпылмыйча, фәкать Корьән буенча гына баручылар, күп гыйбадәт кылучылар, Коръәнне күп укучылар, хәдисләрне һәм аятьләрне күп белүчеләр дип тыеларга мөмкин. Имам Мөслим хәдисендә әйтелә: “Алар Корьән укырлар һәм Аллаһның Китабына юнәлдерерләр. Рәсулуллаһ ﷺ сүзләре белән Корьән аятьләрен китереп, алар үзләрен хаклыйлар, дөрес эшлибез, диләр, моның зур дәлил булуына ышаналар. Ләкин бу хәдисләр дә, бу аятьләр аларның үзләренә каршы дәлил булып торачаклар,” – ди Рәсүлуллаһ;
икенчедән, мөселманнар белән талашып, ә дин дошманнарына бернинди дә зыян күрсәтмәүчеләр, ягъни аларның гамәлләреннән мөселманнар гына җәбер-золым күрә. Пәйгамбәребез ﷺ әйтә: “Алар мөселманнарныд канын түгәрләр, мөселманнарга каршы сугыш ачарлар, ә дин дошманнарын ташлап торырлар”;
өченчедән, үзләре белән ризалашмаган мөселманнарны урынсыз, сәбәпсез көферлектә гаепләү, гомумән, үзләреннән кала, барысын да ялгышларда гаепләү;
дүртенчедән, хәвәриҗләр үзләре белән килешмәгән мөселманнарның канын түгүне хәләл итеп билгелиләр. Мондый хелне алар Аллаһка якынаю ысулы дип кабул иткәннәр. Шуңа күрә бүген үз эшчәнлеген җәелдергән һәм ислам дине белән капланып эш итүче ДАИШ оешмасына керүчеләрне дә хаклы рәвештә хәвәриҗләр дип атарга була.
Вәгазьдә шулай ук тәкъфирлек авыруын таратучы кайбер шәхесләр һәм китаплар турында, бу тәгълиматның киң таралыш табу сәбәпләре хакында да мәгълүмат бирелә.