Мөселман яшьләре форумында сабантуй үткәрелде

22 июль 2016 ел 15:26
Мөселман яшьләре форумында сабантуй үткәрелде

Бүген Мөселман яшьләре форумының алтынчы көне һәм аны җыенда катнашучылар тулысынча татар телендә уздырырга ниятләгәннәр. Шул ниятне тормышка ашырып, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин татарча вәгазь сөйләде. Хәзрәт яшьләргә җентекләп гыйлем алу фазыйләтләрен аңлатты.

Яшьләрнең хәл-әһвәлләрен белергә шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров та килгән иде. Алар шулай  ук яшьләргә үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр. Аннары форумда катнашучылар Ак мәчеткә җомга намазына җыелдылар. Намазны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды.

- Бик бәрәкәтле вакытта яшибез, Аллага шөкер. Республикабызда 1500гә якын мәчет эшләп килә, ә бит бөтен республикага 13 кенә мәчет калган заманнар да бар иде. Әлхәмдуллилләһ, динебез үсештә һәм иманлы бәндәләребез  дә арта тора. Бүген дә без республикабызның иң матур мәчетләренең берсендә җыелдык, - дип башлады вәгазен Рөстәм хәзрәт һәм бәрәкәтле заманның кадерен белергә чакырды. – Төрле кирәкмәс сүзләргә ияреп, ялгышудан туктап калыгыз. Тирә ягыбызда яхшы кешеләр дә, матурлык та күп. Иң башта галимнәр сүзен өйрәнегез, тыңлагыз.

Ростов-на-Дону, Башкортстан, Мәскәү, Удмуртия, Чувашия, Төмән, Пенза, Татарстан һәм Россиянең башка өлкәләреннән килгән 120гә якын делегат берничә көн дәвмамында әхлакый тәрбия, экология, спорт юнәлешләрендә квестлар, тренингларда катнашты, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә очрашты.

“Форумның һәр көне планлаштырылганнан тыш тагын да күңеллерәк вакыйгаларга һәм чараларга бай булды. Бер-бер артлы оештырылган лекцияләр, очрашулардан яшьләребез үзләренә файдалы мәгълүмат алып, бер-берсе белән аралашып, киңәшләшеп, команда буларак оешып үткәрде. Шунысы бик мөһим, катнашучылар бик инициатив. Һәр башлангычыбызны хуплап кына калмыйча, үзләреннән дә өлеш кертергә тырышалар”, - дип сөйләде нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе, форумны оештыручы Айгөл Биктимирова.

Җомга намазыннан соң төрле төбәкләрдән килгән мөселман яшьләребез рәхәтләнеп милли бәйрәмебез сабантуйда катнашты. Чүлмәк ваттылар, көянтәләп су ташыдылар, кул көрәштерделәр, яулык бәйләп истәлеккә бүләкләр кистеләр... Һәр сабантуйга хас үзенчәлекле уеннар биредә дә оештырылды. 

Кич белән яшьләрне Марокко Корольлегеннән килгән хәдисләр белгече, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын) оныгы Хәсән (Аллаһаннан разый булсын)аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим нәсихәтләде.

Бүген - 16 июльдә ачылган мөселман яшьләре форумының соңгы көне. Иртәгә яшьләр туган җирләренә юл тота.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы