“Минем гаиләмнең шамаиле” конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

22 июль 2016 ел 17:04
“Минем гаиләмнең шамаиле”  конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгында“Минем гаиләмнең шамаиле” икенче Россиякүләм сәнгать конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Быел да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгы бу бәйгене татар халкының шамаилләргә бәйле традицияләрен саклап калу, аны үстерү һәм рухи әһәмиятен күрсәтү максатыннан оештырды. Быел барлыгы 200дән артык эш кабул ителде. Конкурста Казан, Азнакай, Лениногорск, Мамадыш, Чаллы, Владимир, Екатеринбург, Ижау, Мәскәү, Петербург, Уфа рәссамнары катнашты. Конкурска төрле тәбәкләрдән килеп ирешкән эшләрнең күп булуы, халыкның әлеге төр иҗатка битараф булмавын, гаилә ядкәрләрен дә саклап, кадерләп һәм буыннан-буынга калдыру нияте барлыгын күрсәтте.

24 июньнән “Минем гаиләм шәмаиле” күргәзмәсе Ислам мәдәнияты музеенда, Татар шәмаиле галереясендә һәм “Казан Эрмитаж” үзәге залларында урнаштырылды. Халык хозурына борынгы шамаилләр белән бергә яшь авторларның да эшләре тәкъдим ителде.

Бүген“Казан Кремле” музей-тыюлыгында үткән тантаналы чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, “Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Светлана Коновалова, Ислам мәдәнияты музее директоры Нурия Гәрәева, жюри әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашты.

Чарада 3 номинациядә җиңүчеләрне игълан иттеләр.

 “Заманча традицион татар шамаиле” номинациясе җиңүчеләре

1нче урын – Чулпан Шәрифуллина “Кышкы Әҗем мәчете”

2нче урын –Әлфия Исхакова “Аллаһның 99 исеме ”

3нче урын  – Ваһапов Равил “Ул тере һәм юкка чыкмый ”

“График һәм чигелгән  шамаил” номинациясе җиңүчеләре

1нче урын – Гөлназ Исмәгыйлева “Иман, өмет, мәхәббәт” (Өмет, ышаныч һәм мәхәббәт)

2нче урын – Гудаерова Айсылу “Өҗмаһ кошлары”

3нче урын  – Сабитова Алия “Бабам рухы мәчетләрдә”

“Татар шәмаиле техникасында ясалган картина" номинациясе җиңүчеләре

1нче урын – Мильгизина Әлфия Триптих “Кырлай урманында”, “Таң алдыннан”, “Җылы кич”

2нче урын – Рина Ариадна Триптих “Бабаларыбыз рухы”, “Любовь-Мәхәббәт”, “Камланье”

3нче урын – Резеда Юнысова “Юныс Пәйгамбәр һәм хут балыгы ”

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы