“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре яңа директорлары белән очрашты

25 июль 2016 ел 15:04
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре яңа директорлары белән очрашты

Бүген “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре үзләренең яңа директорлары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очраштылар.

1882 елда нигез салынган тарихи мәдрәсәне Татарстан мөфтие 2016 елның 15 июленнән җитәкли башлады.

Мәдрәсәнең яңа директорын шәкертләр җылы каршы алдылар: гыйлемгә омтылганнар өчен Коръән-хафиз һәм мөселман дин белгече белән очрашу һәрвакыт зур вакыйга. Мәдрәсәнең намаз бүлмәсендә алма төшәр урын да калмаган иде, идәнгә дә тезелеп утырганнар, ишек төбендә дә тыңлыйлар... Очрашуда шулай ук мәдрәсә директоры урынбасары Наил хәзрәт Яруллин, уку-укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин катнашты.

Камил хәзрәт мәдрәсәдә читтән торып белем алучыларга дини гыйлем, вакыт кыйммәте хакында сөйләде.  

“Безнең Коръәнебез, динебез, өммәтебез, мәзхәбебез бер, теләсә нинди сорауны ачыклар өчен хәнәфи мәзхәбе буенча китапларыбыз бик күп. Мөселманнарның иң зур хатасы – вакыт кадерен белмәү. Әйтик, кемнедер көттереп торабыз икән, без аның вакытын “урлаган” булабыз, әмма аны кире кайтарып та бирә алмыйбыз. Вакытны бернинди акчаларга да сатып алып булмый. Бары бер сәгать эчендә Изге Коръәннән берничә сүрә укый алабыз, Аллаһ ризалыгы өчен яхшы гамәлләр башкара алабыз. Үзебезнең вакытыбызны өммәтебез үсеше өчен файдалы итеп үткәрик”, - диде мөфти.

Очрашуда Марокко Корольлегеннән килгән хәдисләр белгече, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) оныгы Хәсән (Аллаһ  аннан разый булсын)  аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим дә катнашты. Ул алга таба Skype ярдәмендә шәкертләр белән аралаша алачагын хәбәр итте.

Тарихи мәдрәсәдә бүгенге көндә 1000нән артык шәкерт гыйлем ала. Аларны югары дини һәм дөньяви гыйлеме булган 20 мөгаллим укыта. Биредә дини дәресләр белән беррәттән гарәп, татар, инглиз телләре, психология, педагогика, риторика, информатика һәм башкалар укытыла. Мәдрәсәдә укучылар имам-хатыйб, мөәзин, шәригать фәннәре, ислам нигезләре мөгаллиме, гарәп теле укытучысы, гарәп теле тәрҗемәчесе белгечлеген алып чыгалар.   

Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә  уку вакыты – 5 ел. Читтән торып уку һәм кичке бүлектә – 4 ел. Мәдрәсәгә укырга  кабул итү  15 августка кадәр дәвам итә.  

Уку йорты турында тулырак мәгълүмат биредә:  http://muhammadiya.magarifrt.ru/

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы