Гыйлем алырга килегез!

25 июль 2016 ел 17:13
Гыйлем алырга килегез!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә әйтә: син гыйлем бирүче бул, йә гыйлемне өйрәнүче, тыңлаучы, гыйлемне яратучы кеше бул. Башкасы булма, һәлак булырсың, ди. Пәйгамбәребез һәркемне гыйлемле булырга чакыра. мөселман кешегә гыйлем алу фарыз: бишектән алып ләхеткә кадәр. бу безнең  Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычыбыз булып тора. Шуңа күрә гомер буе без гыйлемгә омтылып яшәргә тиешбез. 

Аллага шөкер, бүгенге көндә республикада дини белем туплар өчен бар шартлар бар. 

Бүгенге көндә Татарстан дини мәгариф өлкәсе мәчет каршындагы курсларны, мәдрәсәләрне һәм югары мөселман уку йортын берләштерә. Болгар ислам академиясе дини гыйлемнең иң югары баскычы буларак күзаллана.

Бүгенге көндә 9 мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты эшләп килә.

Дини уку йортларына кабул итү вакыты 15 августка кадәр дәвам итә.

Россия ислам институты

Татарстандагы дини югары уку йорты түбәндәге юнәлешләрдә белгечләр әзерли:

- теология;

- лингвистика;

- икътисад;

- журналистика.

Россия ислам институты югары дини һәм дөньяви гыйлем бирә. Шәкертләренә өстәмә белем туплау өчен төрле юнәлештәге махсус курслар оештыра һәм укыр өчен барлык шартларны тудыра.

Россия ислам институты мәдрәсәләрдә башлангыч һәм урта дини гыйлем алган шәкертләрне, авылларда дини эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрне, башлангыч дини сабаклар укытучыларны һәм ышанычлы югары уку йорты дипломына ия булырга теләүче барча  кардәшләребезне укырга чакыра.

РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19.

+7 (843) 277-55-36, 277-55-46

E-mail  press-slujbariu@mail.ru

Saithttp://www.kazanriu.ru

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

Тарихи мәдрәсәдә бүгенге көндә 1000нән артык шәкерт гыйлем ала. Аларны югары дини һәм дөньяви гыйлеме булган 20 мөгаллим укыта. Биредә дини дәресләр белән беррәттән гарәп, татар, инглиз телләре, психология, педагогика, риторика, информатика һәм башкалар укытыла. Мәдрәсәдә укучылар имам-хатыйб, мөәзин, шәригать фәннәре, ислам нигезләре мөгаллиме, гарәп теле укытучысы, гарәп теле тәрҗемәчесе белгечлеген алып чыгалар.   

Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә  уку вакыты – 5 ел. Читтән торып уку һәм кичке бүлектә – 4 ел.

Республика Татарстан, г. Казань, ул. Тукая 34.

843-293-17-06.

muhammadia@mail.ru

Saithttp://muhammadiya.ru/

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе 

Көндезге бүлеккә урта мәктәп тәмамлаган ир-егетләр кабул ителә. Шәкертләр өчен мәдрәсәдә яшәү урыны hәм тәүлегенә өч тапкыр бушлай ашату каралган. Мәдрәсә программасында дини фәннәр, шулай ук “Татар теле”, “Татар әдәбияты”, “Тарих”, “Хокук”, “Информатика”, “Умартачылык” кебек дөньяви дәресләр кертелгән. Мәдрәсәдә физкультура һәм спортка да зур әһәмият бирелә, спорт залы һәм спорт мәйданчыгы булдырылган.

Мәдрәсәдә уку бушлай булса да, таләпләр югары. Уку елы биш ел дәвамында 1 сентябрьдән 31 майга кадәр бара. Көндезге бүлекне тәмамлап, диплом эшен уңышлы яклаучыларга югары дини белем хакында “Ислам белгечлеге” юнәлеше һәм “Ислам белгече һәм гарәп теле мөгаллиме” квалификациясе белән диплом бирелә. Аңа өстәмә рәвештә “Умартачылык” белгечлеге турында урта hөнәри шаһәдәтнамә тапшырыла.

420108 Казан шәhәре, Мәҗит Гафури урамы, 67 нче йорт. (Җәмәгать транспорты белән 31 нче автобусның «Мехчылар берләшмәсе» тукталышында төшәргә.)

843-278-31-96

E-mailkwmm1000@yandex.ru

Saithttp://medrese-1000.magarifrt.ru

Р.Фәхретдинов исемендәге Әлмәт мөселман мәдрәсәсе

Әлмәт шәһәре, Мәрҗани ур., 82А

(8553) 457345

E-mailadmin@aimedrese.ru

Saithttp://aimedrese.ru/

“Ак мәчет” мәдрәсәсе

Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Энтузиастлар бульвары, 12 (2/14)

+7(8552)-38-67-02

E-mail

Saitinfo.akmechet.ru

Буа мәдрәсәсе

Буа шәһәре,  К. Либкнехт ур., 79
8(84374)3-70-71, 89276735357
rashidbua@mail.ru
http://buamedrese.ru/abiturientam/ 

“Фәнис” мәдрәсәсе

Ютазы районы, Урыссу, Пушкин ур. 24

 (85593) 2-69-07

E-mail- admin@medrese-fanis.ru

Saithttp://www.medrese-fanis.ru/

Кукмара мәдрәсәсе

Кукмара районы, Мичурин ур., д.6.

8 (84364) 2-66-75

E-mailrishat.kuramshin@mail.ru

Saithttp://medrese.kukmara.ru/

Мамадыш мәдрәсәсе

8 (85563) 3-19-17, 89172802391

E-mail - habib76@list.ru , mamadysh-medrese@mail.ru

Saithttp://mamad-medrese.ucoz.ru/

Казан ислам көллияте

Казань, Зәйни Солтан ур, 6/15

(843) 293-00-35

E-mai - lmarjani07@mail.ru

Saithttp://kik.magarifrt.ru/

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы